Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Геннадий Алешин: “ДЧ-2015тә синхрончылар микстында судьялыкка FINA мөнәсәбәт белдерерлек сәбәп юк”

Large_news_rackmultipart20150726-28639-1gu7k6z
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
27.07.2015, 12:31 Спорт
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының синхрон йөзү буенча катнаш дуэтлар ярышларындагы судьялыкка комментарийлар бирмәячәк, дип хәбәр итте "Р-Спорт" агентлыгына FINA бюросының мәртәбәле әгъзасы Геннадий Алешин.

Якшәмбе көнне Александр Мальцев һәм Дарина Вәлитова Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты тарихында беренче мәртәбә синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар техник программасында икенче урынны алды, барлыгы 88,2986 балл җыйды. Америкалы Билл Мэй һәм Кристина Джонс (88,5108) җиңү яулады. Квалификациядә Мальцев һәм Вәлитова 88,8539 балл җыйды, ә Мэй һәм Джонс – 86,7108.

Россия дуэты тренеры Гана Максимова ярышлар судьялыгыннан канәгать булмавын белдерде. Россия Спорт министры Виталий Мутко якшәмбе кич шулай ук судьялык белән килешмәвен җиткерде һәм FINA дүшәмбе көн куелган бәяләргә аңлатма бирәчәкне дип белдерде.

“Бернинди эмоцияләр дә юк һәм булмаячак. Карар катгый, барлык каршылыклы фикерләр ярышлар тәмамланганнан соң ярты сәгать эчендә бирелә. Бернинди каршылыклы фикерләр дә белдерелмәде һәм белдерелү мөмкин түгел. Аңламыйм, бу шау-шуны кем күтәргәндер. FINA моңа бернинди мөнәсәбәт тә белдерми, ник дигәндә, мөнәсәбәт белдерү өчен сәбәп юк”, – диде Алешин телефон аша.

Дөнья чемпионатында катнаш синхрон йөзүдә ирекле программа буенча  медальләр уйнатылачак. 

Материал “Р-Спорт”/МИА “Россия сегодня»” агентлыгы редакциясе тарафыннан әзерләнде