Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Билл Мэй: "Бу хакта гомер буе хыялландым!"

Large_news_rackmultipart20150726-28642-goactn
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
26.07.2015, 20:29 Спорт
Ир-атлар арасында синхрон йөзүдә легендар спортчы Билл Мэй Кристина Джонс белән берлектә катнаш парларда техник программа буенча ярышларда алтын медаль яулады, шулай итеп ул, ниһаять, бәхетле язмышлы геройга әверелде. Ярышларда медаль яулаган атлетларның барысы да тиздән ир-атларга Олимпиадага юл ачылачагына ышана булса кирәк.

Дөнья чемпионатында чыгыш ясау мөмкинлеге алган Биллның йөзендә, журналистларның сорауларына җавап биргәндә, бәхет нурлары балкый иде: "Бу хакта гомер буе хыялландым!"

Кристина һәм Билл россиялеләрнең чыгышын югары бәяләде, шулай да бүген Америка дуэтының берсүзсез яхшырак булганлыгы турында искәрттеләр, шул ук вакытта Мальцев-Вәлитова парының да үз көне киләчәген кире какмадылар. Америкалылар бик зур эш башкарганлыклары, чыгышларыннан канәгать калулары турында сөйләделәр: "Американың бөеклеген һәм рухын күрсәтер өчен, без бик күңелле, тере һәм америкача музыка сайладык". Кайсыдыр бер мизгелдә дуэт катып калды, җиңүләренә ышана алмыйча, кат-кат таблога карады. Ләкин алар Россия дуэтын бер баллдан да кимрәк суммага узып, чыннан да беренче булдылар.

"Ир-атлар синхрон йөзү бәйгеләрендә катнаша башласын өчен, бик күп вакыт кирәк булып чыкты, минем өчен мондый спортчылар белән ярышу зур дәрәҗә!" — дип белдерде Билл матбугат конференциясендә.

Партнер кызларга килгәндә исә (ярышларга 2 кыз төркәлгән иде), Кристина Джонс Биллга физик параметрлар буенча күбрәк туры килә, ә менә Кристина Лам белән ул 1998 елдан бирле бергә бии һәм күптәнге дуслар булып тора. Синхрон йөзү остасына дуэтта кем белән чыгыш ясарга икәнен сайлау бик мөһим иде. Тышкы кыяфәт исә инде ул кадәр үк мөһим түгел, хәер, Мэй фикеренчә, тамашачылар моңа да игътибар итә икән. "Костюмның типик америкача яки русларныкыча булуы мәҗбүри түгел, барысы да сез тәкъдим итәргә тиешле программага бәйле", — дип аңлатты Билл үзенең плавкиларда, шул ук вакытта Александр Мальцевның мундирда чыгыш ясавын.

Чемпионаттагы ирекле программа хакында сорауга исә медаль иясе ап-ачык итеп русча җавап бирә: "Минем исемем Үлемсез Кощей!". Димәк, тамаша кызык булырга охшый. Катнаш дуэтларның ирекле программада финалы 30 июльдә "Казан Арена" стадионында узачак.

2004 елда чыгышларын рәми рәвештә тәмамлаган Америка "Кощее", Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты турында белгәч, үз яшенә карамастан, анда катнашырга карар кыла. Әгәр иң якын киләчәктә булачак Олимпиадалар программага катнаш парларны кертә калсалар, ул ярышырга әзер. Мэй әлеге ярыш дисциплинасын Олимпия уеннары программасына кертү спортка атлетизм өстәячәк һәм ир-атларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк дип саный. Бронза медаль яулаган италияле Джорджо Манизини, үз чиратында, бу чемпионатны ир-атлар өчен Олимпия уеннарына илтүче юл дип саный. Көмеш медаль иясе Александр Мальцев хәзер Россиядә бу спорт төренә малайларны да ала башлаганлыкларын хәбәр итте, ә үзенең исә кайчандыр эксперименталь төркемдә шөгыльләнә башлавын һәм яшьтәшләре арасында ул вакытта мотивация булмавын искә алды. Спортчылар синхрон йөзүгә киләчәктә тагын да күбрәк ир-атлар киләчәгенә ышана. Бу хыяллар да чынга ашар дип өметләнергә кала.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте