Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Светлана Ромашина: "Без роботлар түгел, берникадәр ялгышлыклар да китә, әмма, Аллага шөкер, судъялар моны сизми калдылар"

Large_news_rackmultipart20150726-28650-1d4tp7s
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
26.07.2015, 20:26 Спорт
Россия синхрончысы, техник программада Наталья Ищенко белән дуэтта дөнья чемпионаты алтынына ия булган Светлана Ромашина финал чыгышында судьялар аларның хаталарын сизми калдылар дип белдерде. Бүген Ищенко һәм Ромашина Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында техник программада дуэтта алтын медальгә ия булдылар.

 “Су астыннан караганда барысы да бик синхрон кебек күренә, без бернинди кытыршылыклар да сизмәдек. Ярымфиналда программа әйбәт барганда һәм аны ныгытып куярга кирәк булганда авыррак. Без роботлар түгел, килеп үк җитмәгән урыннар була, әмма, Аллага шөкер, судьялар моны сизмәделәр һәм ярымфиналдагыга караганда югарырак балл куйдылар. Бу куеп була торган бәянең иң югары чиге”, - диде Ромашина журналистарга.

 “Дуэтка без нәкъ менә бергәләп могҗиза тудыра ала торган программаларны сайлап алырга тырыштык. Анда беркем дә үз шәхси кичерешләрен кертергә маташырга тиеш түгел. Үз кичерешләреңне бераз гына керттеңме, бу инде дуэт түгел, солога әйләнә”, - дип өстәде ул.

Светлана Ромашина журналистларга киләчәккә булган планнарын да сөйләде. Спортчы сүзләренә караганда, ул үзен тренер буларак сынап карарга әзер.  

 “Үз кызымны мин, бәлки, синхрон йөзүгә бирер дә идем, әмма үзем аны беркайчан да өйрәтергә алынмаячакмын. Аңа басым ясый алачагыма ышанмыйм, ана йөрәге баласын кызганыр, тренер эшли ала торган нәрсәләрне эшли алмас иде, мөгаен. Гомумән алганда, мин үземне тренер итеп күрәм, бәлки зурлардан түгел, балалардан башларгадыр.  “Уйный торган тренер” ролендә булып карарга да була”, - дип белдерде Ромашина журналистларга.  

 

Материал "Р-Спорт"/"Россия сегодня" ХМА тарафыннан әзерләнгән