Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Билл Мэй һәм Кристина Джонс микст-дуэтларның техник программасында җиңүче булдылар

Large_news_rackmultipart20150726-27408-1wd6n8r
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
26.07.2015, 19:34 Спорт
Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының төп үзенчәлеге синхрон йөзүдә микст-дуэтлар булды. Хәзер ул иң еш телгә алына торган тема. 6 пар арасында АКШ җыелма командасының техник программасы иң яхшысы дип табылды.

Финалда Россия, Япония, АКШ, Украина, Төркия һәм Италия җыелма командалары чыгыш ясадылар. Квалификациядә Россиядән булган пар 2дән артыграк балл җыйды һәм, АКШтан булган парны узып, лидер булды. Америкалылар Кристина Джонс һәм Бэлл Мэй Италиядән булган Манила Фламини һәм Джорджо Манизинины бердән артыграк баллга узып киттеләр. Сүз уңаеннан, бу дуэтка программаны күп тапкыр олимпия чемпионкасы, күп тапкыр дөнья, Европа һәм Россия чемпионкасы Анастасия Ермакова куйган. Дөнья чемпионатында беренче булып чыгыш ясаган синхрончы Гоке Акгюн да үзенә күп игътибар җәлеп итте. Украина – дүртенче, Япония – бишенче һәм Төркия – алтынчы урынны яуладылар. Башка дуэтлар 80нән югарырак балл җыйган булсалар, квалификациядә 70тән югарырак балл җыйган Төркия спортчыларына яхшырак күрсәткеч кирәк иде. Шулай ук Лондонда үткән Олимпия уеннарында төркемдә чыгыш ясаган Япон кызы Юми Адачиның да гаҗәпләндерәчәге аңлашыла иде.

Финалда Россия җыелма командасы үз программасын “Семнадцать мгновений весны” Совет чоры сериалыннан алынган музыка астында күрсәтте. Төркемнән тыш Дарина Вәлитова аеруча да балкыды. Рус офицеры образына Мальцев яңа яңгыраш өстәде. Әлбәттә, тамашачылар легендар ир-ат-синхронист Билл Мэйны көткән иде, пар, әле суга да кермәгән килеш, дәртле шоу күрсәтте. Америка егете джаз тавышы астында тулысынча бәхетле күренде.

Дуэтка куелган билге моңа кадәр лидер урынында барган чемпионат хуҗаларын кинәт артка калдырды. Украина парының көчле тырышлыгы Япония парының пьедесталга дәгъва кылу мөмкинчелеген юкка чыгарды һәм көндәшләренә “агач” медаль калдырды. Шул вакыт көрәшкә Италия пары кереште һәм чемпионат тарихында үзен бронза медаль иясе итеп билгеләде. Украина – дүртенче, Япония – бишенче, Италия – алтынчы урынны яулады. Микс-дуэтларга карата туган беренчел фикергә карамастан, парлар тыныч күренделәр. Ахрысы, микс-дуэтларны зур һәм матур киләчәк көтә.

ДЧ-2015. Техник программа.

1. Билл Мэй / Кристина Джонс (АКШ) – 88.5108

2. Александр Мальцев/Дарина Вәлитова  (Россия) – 88.2986

3. Манила Фламини / Джорджо Манизини (Италия) – 86.3640

26 июль. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте