Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ищенко һәм Ромашина дуэты – синхрон йөзүдә иң яхшысы

Large_news_rackmultipart20150726-28655-4rspm6
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
26.07.2015, 17:13 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында дуэтлар финалында Россия кызлары иң яхшы техник программа күрсәттеләр һәм 95.4672 балл алдылар.

Сайлап алу раундында 38 дуэттан беренче өчлеккә Россия, Кытай, Япония керде. Кытай синхрончы кызлары җиңүчеләрдән 2.2924 баллга артка калды, япон кызлары – 4.2211 баллга.

Украина кызлары Лолита Ананасова һәм Анна Волошина алардан аз гына калышты. Алар үз чиратларында ахыргача көрәшә белүче Испания кызларын бераз артка калдырдылар. Куба командасы сайлап алу раунды нәтиҗәләре буенча иң соңгысы булды.   

Лондон Олимпиадасының алтын дуэты Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина 12 ил арасында исемлек буенча арттан икенче булып чыгыш ясады.   

2012 елда Лондонда Она Карбонелль, үзенең шул чактагы партнеры  Андреа Фуэнтес белән бергә, россиялеләрдән соң икенче урын алды. Карбонелль сүз уңаенда Казандагы уникаль мәйданны болай дип бәяләде:

“Ачык стадионда чыннан да күнегүләр ясарга уңайлы, монда бит чиста һава сулап була”. Испан кызы үзенең көндәшләре дип Россия һәм Кытайны саный. Кытай данын Олимпия уеннары призерлары Хуан Сюэчэнь һәм Сунь Вэньян яклады. Карбонелль һәм Вэньян кичә солисткаларның техник программасында көмеш һәм бронза алдылар, алтынны Светлана Ромашина яулады, көрәш югары дәрәҗәдә барды.

Америка кызлары рок-н-ролл белән, мексикалылар – халык моңнары белән таң калдырдылар, энергияләре ташып торган Италия кызларын да алкышларга күмделәр. Украин кызлары тамашасы, мавыктыргыч булуга карамастан, 91.6770 балл гына алып килде. Россия кызлары чегән дәртен кузгаттылар һәм лаеклы рәвештә алтын алдылар. 4 нче урында – украинкалар, 5 урында – испанкалар.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Дуэтлар. Техник программа.

1. Наталья Ищенко  / Светлана Ромашина  (Россия) – 95.4672
2. Хуан Сюэчэнь  /  Сунь Вэнья́н ( Кытай) ) – 93.3279
3. Юкико Инуи  / Рисако Мицуи    (Япония) – 92.0079

26 июль. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте