Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ 2015: Өченче көн

Large_news_19117784304_df8b33ae3d_k
26.07.2015, 07:00 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатының чираттагы ярышлар көне 2 спорт төрендә 3 комплект медаль алып киләчәк. “Казан Арена” бассейнында һәм Су спорт төрләре сараенда чынлап торып зур көрәш барачак.

Иртән ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан суга синхрон сикерү буенча алдан сайлап алу раунды узачак, ә кичен шуның финалы булачак. Көндез тамашачылар хатын-кызлар арасында алдан сайлап алу раундын карый алачак –1 метрлы трамплин. Барлыгы 39 спортчы кыз хәлиткеч раундка чыгу өчен көрәшәчәк һәм медальләргә дәгъва кылачак. Монда фаворитларның беренчесе – Олимпия чемпионкасы - легендар Хэ Цзы. Ярышлар стартына бер көн кала спортчы кыз Оештыру комитеты матбугат хезмәтенә җиңүгә омтылуы турында хәбәр иткән иде: “Минем гамәлдәге дөнья чемпионкасы статусыннан аерылу теләгем юк – төп мотивациям дә шул инде”. Ши Тинмао – тагын бер Кытай вәкиле - Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының трамплиндагы алтын медальләр тарихына үзеннән өлеш кертте инде – көндәшләренә җиңел булмаячак.

Турнир хуҗалары җыелма командасы Мария Поляковага һәм Надежда Бажинага өмет баглый. Италья өмете – 15 тапкыр Европа чемпионкасы Таня Каньотто кичә синхрон сикерүләрдә 5 нче нәтиҗәне күрсәтте, әмма бу старт нигезендә спортсменка бүген уңышка ирешер дигән фараз бар. Тамашачыларның Дөнья чемпионатларының 7 медале иясе чыгышын соңгы мәртәбә карау мөмкинлеге булачак.  

“Бу минем соңгы Дөнья чемпионатым һәм мин аңардан ләззәт алып калырга телим. Мин трамплин квалификацияләрендә 1 метрдан, 3 метрдан һәм 3 метрдан синхрон сикерүләрдә чыгыш ясаячакмын”, - дигән иде бу спортчы кыз  Казан аэропортына килеп төшкәч.

Спортчы кызлар өчен җиңү юлында тагын бер каршылык – кичәге көрәш йомгаклары буенча трамплинда бронза медаль алган Австралия кызы Квин Эстер. 3 метрлы трамплиндагы хаталарын ул исәпкә алачак һәм бассейнда тиешле биеклектә булырга тырышачак.   

10 метрлы каланчада Америка суга сикерүчесе Дэвид Будайя чыгышын карау кызык булачак, ул ярышлар арасында 10 айлык кызы белән дә уйнап алырга өлгерә. Үрнәк христианин Рио-де-Жанейро Олимпиадасына сайланырга телим, дип белдерде. Еллар узган саен ул зирәгрәк була бара һәм үз тирәсендәге дан-шөһрәткә караганда, медаль алу процессын өстенрәк күрә.

Пекин Олимпиадасында көмеш алган пар - Патрик Хаусдинг һәм Саша Кляйн  -  Германиядән килгән иң сыйфатлы “продукт”. Хаусдинг белдергәнчә, берәрсе Кытай суга сикерүчеләрен узса, ул сөенә икән. Мәсәлән, кичә Мелисса Ву белән микст-дуэтта бронза алып, җанатарларын шатландырган гаять сөйкемле Домоник Бедггуд лидерларга конкурент булачак. Россиядән  Виктор Миңнебаев, үз чиратында, үткән ел Дөнья чемпионатында немцларның үкчәсенә баса килде. Бу юлысы ул Артем Чесаков урынына Роман Измайлов чыгышын көчәйтәчәк. Программага берәр яңалык өстәү теләге булуга карамастан, дуэт элеккеге сикерүләр җыелмасын күрсәтәчәк.

Көне буена (сәгать 9:30 дан алып 22:35кә кадәр) Су полосы өчен аренада ватерполчылар өчен сайлап алу раунды барачак. 8 матч уйналачак. Турнир хуҗалары Франция командасы белән очрашачак, ә АКШтан килгән Лондон Олимпиадасы чемпионкалары Бразилия кызлары белән көч сынашачак.

Көн дәвамында икенче медальләр комплекты кичен хатын-кызлар дуэтлары арасында техник программада уйнатылачак, сайлап алу раунды иртән узачак. Соңгы Олимпия уеннары нәтиҗәләренә караганда, Россия лидерлыгына  яңадан Испания һәм Кытай һөҗүм ясаячак. Тагын бер кызыклы сайлап алу туры – катнаш ирекле программа. Һәм, билгеле инде, медальләр комплектының өченчесе микст-дуэтларның техник программасында уйнатылачак – финалга 6 пар эләккән, шулар арасында Россия дуэты  - Александр Мальцев - Дарина Вәлитова. Дөньяда беренчелекне бирмәүче АКШ синхрончысы чыгышын карау өчен генә дә ярышларга килергә була.   

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте