Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Светлана Ромашина: “Мотивацияме? Спорт – ул һәр спортчыга кирәкле наркотик, адреналин”

Large_news_rackmultipart20150725-30521-1mv1l0b
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 20:16 Спорт
Синхрончы кызларның техник программа солосында финал чыгышлары тәмамланганнан соң, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының шушы төр ярышлары призерлары журналистларның сорауларына җавап бирделәр. Турнирда җиңүче Россия спортчысы Светлана Ромашина массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуга кәгазьдән ясалган, “Красотка” дип язылган зур ромашка күтәреп килде, бу ромашканы аның төп җанатары – әнисе ясаган.

“Бу Дөнья чемпионатында алынган барлык медальләрдән дә кадерле һәм  күңелгә рәхәт медаль, чөнки ул – үз илемдә үз дусларым һәм үз туганнарым барында яуланган медаль. Көчем бөтенләй бетте. Бүген иртәнге сәгать 6да тордым, иртәгә дә шул ук расписание. Мотивациямме? Бу һәр ел барлыкка килә торган сорау. Бигрәк тә озакка сузылган ялдан соң. Күңелем белән аңлыйм инде, мин профессиональ спортчы һәм эшкә чыгарга тиеш. Башкача булмый. Спорт – ул һәр спортчыга кирәкле наркотик, адреналин! Хәзер минем өчен төп максат – үз илемдә узучы Дөнья чемпионаты. Алла кушып, ул уңышлы тәмамланыр, дип уйлыйм. Аннары тагын ял. Чыгышымнан канәгатьме дисезме? Яңа  судьялык нәтиҗәсендә лидерлар максималь баллар алмый башлады. Хәзер без 9,8 яисә  хәтта 9,7 балл алсак та сөенәбез”, – диде Светлана Ромашина.

“Мин яхшы нәтиҗәләргә ирешүемә һәм квалификациягә караганда да әйбәтрәк чыгыш ясавыма шатмын. Россияне җиңеп буламы? Мин һәрвакыт шуңа омтылдым. Әйе, анда көчле синхрончылар җыелган, алар иң яхшы икәнлекләрен даими раслап торалар. Әмма мин иртәме-соңмы аларны җиңәргә тырышачакмын: Барселонада үткән Дөнья чемпионатында мин бронза алдым, ә хәзер – көмеш”, – диде Карбонелль.

“Минем өчен бу бронза медаль Кытай җыелма командасы медаль зачетының беренчесе һәм мин ирешкән нәтиҗәмнән бик канәгать. Дөнья чемпионатында катнашыр алдыннан минем конкрет медаль планым юк иде. Мин үз-үземне узып китәргә омтылдым, бөтен сәләтемне күрсәтергә теләдем. Һәм, билгеле инде, Карбонелльдән әйбәтрәк чыгыш ясарга тырыштым. Россия кызларыннан да узып китәргәме? Без бу максатка ирешү өчен һәр көнне эшлибез, әмма безгә бу планканы алу өчен беркадәр вакыт кирәк. Безнең илдә синхрон йөзү үсеш этабында гына. Стадионда чыгыш ясаумы? Мин мондагы киңлекнең бассейнга караганда зуррак булуын сиздем”, – дип җавап бирде Сун Веньян. 

Искәртәбез, Светлана Ромашина спорт дөньясына “Красотка” кинофильмы музыкасына эшләнгән гаять матур номерлар каскады күрсәтте, аның нәтиҗәләре буенча судьялар бәяләрне кызганмады. 95, 2680 баллы планканы шулай итеп беркем дә ала алмады. Моңа барыннан да күбрәк, стартка кадәр белгечләр фаразлаганча, испан синхрончысы Она Карбонелль һәм кытай кызы Сун Веньян якынлашты, алар икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте