Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Светлана Ромашина Россия җыелма командасына ДЧ-2015нең беренче алтынын китерде

Large_news_rackmultipart20150725-3153-1t96llh
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 18:28 Спорт
Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында синхрон йөзү буенча өч тапкыр олимпия чемпионкасы Светлана Ромашина Россия җыелма командасына беренче алтынны китерде. Техник программаны күрсәтү буенча соло чыгышында спортчы кызга тиңнәр булмады.

Сигезенче булып чыгыш ясаган Светлана Ромашина техник программаны күрсәтү буенча соло чыгышы белән бөтен кешене шаккатырды. Казанда өч тапкыр олимпия чемпионкасын тамашачылар кул чабып каршы алдылар. Ә чыгыш ясап бетергәч тагын да көчлерәк алкышларга күмделәр. “Красотка” кинофильмыннан алынган музыка астында Ромашина спорт дөньясына матур номерлар ташкынын бүләк итте. Нәтиҗәдә, судьялар әйбәт билгеләрен кызганмадылар. 95, 2680 планкасын башка бер чыгыш ясаучы кыз да ала алмады.

Бу нәтиҗәгә Испания синхрончы кызы Она Карбонелль һәм Кытай кызы Сун Веньян якын килделәр. Она Карбонелль икенче, ә Сун Веньян өченче урыннарны яуладылар.

ДЧ-2015. Синхрон йөзү.

Соло. Техник программа.

Светлана Ромашина (Россия) – 95, 2680
Она Карбонелль (Испания) – 93, 1284
Сун Веньян (Кытай) – 91, 5479

25 июль. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте