Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Чад Хо: “Соңгы 400 метрда мин үземне бу ярышта җиңеп чыгачакмын дип ышандыра башладым”

Large_news_rackmultipart20150725-20338-1dtt25d
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 14:36 Спорт
Ачык суда 5 километр арага йөзү буенча дөнья чемпионы, финишта кем артынан кем килгәнлеген билгеләү фотофиништан соң гына билгеле булуга карамастан, бу ярышта җиңеп чыгачагына шикләнмәгәнлеген белдерде.

 “Ярыш җайлы бирелде дип әйтмәс идем. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен барыбызга да зур көч куярга туры килде. Соңгы 400 метр арада мин үз-үземә гел “Мин җиңәчәкмен” дип кабатладым. Күңелем белән моның шулай буласын тойдым. Финишка 10 метр ара калгач исә икенче сулышым ачылды. 2009 елда мин бронза медаль алган идем, коллекциямә бүген алтын өстәвемә бик шатмын”, - диде Чад Хо.

Бу дистанциядә җиңүчене судьялар фотофиништан соң гына билгели алдылар. Көньяк Африкадан Чад Хо һәм Германиядән Роб Муффельс финишка бер үк вакытта – 55 минут та 17,6 секундта килделәр. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте