Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Чад Хо – ДЧ-2015тә ачык суда 5 километрлы дистанциягә йөзү буенча җиңүче

Large_news_rackmultipart20150725-20335-1alk56v
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 14:09 Спорт
Көньяк Африка йөзүчесе Чад Хо ачык суда 5 километр дистанциягә йөзү буенча яңа гына дөнья чемпионы булды. Аның нәтиҗәсе – 55 минут 17,6 секунд. Немец спортчысы Роб Муффельс финишка килгәндә дә таблода шул ук саннар иде. Судьялар бу йөзүдәге җиңүчене бары тик фотофиниш ярдәмендә генә билгели алдылар.

Ачык суда 5 километр дистанциягә йөзү буенча алтын медаль яулаган спортчыны җиңел генә билгеләп булмас иде. Роб Муффельс һәм Чад Хо финиш сызыгын берьюлы кисеп чыктылар бит. Моннан да бигрәк, нәкъ менә немец спортчысы беренче номер астында барган иде. Судьялар җиңүчене кат-кат караганнан соң гына билгели алдылар.

Әлеге дисциплинада бронза өчен дә көчле көрәш барды. Финишка өченче булып килгән спортчыны да фотофиниш ярдәмендә генә билгеләп булды. Бу – Италия спортчысы Матео Фурлан. Төп-төгәл күрсәтүче техника аны россияле Евгений Дратцевтан өстенрәк күрде.

Тагын бер россияле Сергей Большаков йөзгәндә гел беренче булып барды. Әмма соңыннан хәтта беренче унлыкка да эләгә алмады. Ә бит экваторга якынайганда аның көндәшләре белән көрәшергә мөмкинлеге бар иде.

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Ир-атлар. 5 км.

Чад Хо (Көньяк Африка) – 55:17, 6
Роб Муффельс (Германия) – 55:17, 6 

Матео Фурлан (Италия) – 55:20,0

25 июль. “Казансу”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте