Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хэйли Андерсон: “Һава торышымы? Без барыбыз да охшаш шартларда бит”

Large_news_rackmultipart20150725-17919-1iuixby
"Россия-Спорт"/"Россия сегодня" ХМА фотосы
25.07.2015, 11:45 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында беренче алтын медальне яулаган Хэйли Андерсон ачык суда йөзү буенча 5 километрлы дистанциядә җиңгәннән соң билгеләп үткәнчә, турнир стартындагы әлеге уңыш аңа 10 километрлы марафон дистанциясендә йөзүгә әзерләнергә ярдәм итәчәк, аннары Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага сайлану да мөмкин.

“Мин беренче килүемә бик бәхетле. Бу минем өчен 10 километрлы марафонга әзерләнү булды, анда инде Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага юлламалар билгеләнәчәк. Трассамы? Миңа бик ошады ул. Салкынмы? Мин салкынлыгын сизмәдем. Без барыбыз да охшаш шартларда бит”, – диде Хэйли Андерсон.

“Минем стратегия финишта тизлек алыр өчен дистанциянең буеннан-буена көндәшләремнән беркадәр артта бару иде”,– дип өстәде җиңүче.   

Искәртәбез, АКШ спортсменкасы Хэйли Андерсон ДЧ-2015тә беренче алтын медальне яулады. Аның ачык суда йөзү буенча 5 километрлы дистанциягә нәтиҗәсе – 58:48,4.  Призлы өчлеккә шулай ук Греция йөзүчесе Каллиопи Араузо (58:49, 8) һәм Германия вәкиле Финниа Вунрам (58:51,0) керде. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте