Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Америкалы Хэйли Андерсон ДЧ-2015тә беренче алтын медальне яулады

Large_news_rackmultipart20150725-17021-y3xic5
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 11:10 Спорт
АКШ йөзүчесе Хэйли Андерсон Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында беренче алтын медальне яулады. Хәзер инде ике тапкыр Дөнья чемпионкасы һәм Олимпиаданың көмеш призеры ачык суда 5 километр дистанциягә йөзү буенча беренче урынга чыкты.

Белгечләр башта ук АКШ һәм Бразилия спортчы кызлары алдынгы урыннарда булырлар дип фаразлаганнар иде. Бу илләр, Венгрия белән беррәттән, ачык судагы модаларны башкаларга үрнәк итүчеләр булып санала. Гамәлдәге Дөнья чемпионкасының җиңүе беркемне дә гаҗәпләндермәскә тиеш. Хэйли Андерсон дистанциянең буеннан-буена алда барды. Шул ук вакытта җиңүче кыз Барселонадагы Дөнья чемпионатында шундый ук дистанциядә көндәшләрен финишта узып китәр өчен үз көчен бик дөрес бүлгән иде. Бу медаль аның милли командасы өчен ярышларның барлык тарихында 500 нче медаль булды. 

Америкалыдан соң финишка Греция вәкиле Каллиопи Арузо килде. Призлы өчлекне Германиядән Финниа Вунрам төгәлләде.

Билгеләп үтәбез, бу дистанциядә башка катнашучылар белән бертигез дәрәҗәдә Гонконгтан 14 яшьлек спортсменка Хои Ман Лок чыгыш ясады.

ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.

Хатын-кызлар. 5 км.

1. Хэйли Андерсон (АКШ) – 58:48,4

2. Каллиопи Арузо (Греция)

3. Финниа Вунрам (Германия)

25 июль. “Казансу”.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте