Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Алексей Акатьев: “ДЧ-2015тә чыгыш ясау Россия җыелма командасы өчен җиңел булмаячак”

Large_news_img_9921
25.07.2015, 08:49 Спорт
Ачык суда йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Алексей Акатьев, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында әлеге дисциплина буенча ярышлар башланыр алдыннан, Казанда спортчылар өчен иң яхшы шартлар тудырылганын билгеләп үтте.

“Күрегез әле, барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән. Болай оештырылган турнирны минем очратканым юк иде әле. Хәтта үзем катнашкан ачылу тантанасы да Дөнья чемпионатлары тарихында иң тантаналысы булды. Безнең спортчыларыбыз лаеклы нәтиҗә күрсәтсен өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип белдерде Акатьев.

“Чемпионатта иң югары урыннар өчен көрәшәчәкбез дип уйлыйм. Көндәшләребез көчле, чыгыш ясавы да авыр булачак. Ләкин без моңа әзер һәм башкаларга каршы тора алырбыз дип ышанам”, - диде ул.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте