Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ронни Вонг Ман Чиу: “ДЧ-2015нең беренче җиңүчесе нәкъ менә ачык суда йөзүдә билгеләнәчәгенә шатбыз”

Large_news_img_9946
25.07.2015, 08:41 Спорт
Ачык суда йөзү буенча FINA техник комитеты председателе Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионаты кысаларында бу спорт төре буенча узачак ярышлар алдыннан турнирның беренче җиңүчесе нәкъ менә шушы спорт төре буенча ачыкланачагына горурлануын белдерде.

 “Казансу”ның иң югары дәрәҗәдәге спортчыларны да кабул итәргә әзер булуын күрәбез. Объектка май аенда килгәндә әле берни дә юк, бары план гына бар иде. Ә хәзер аның әзерлеге без көткәннәрдән дә узып киткән”, - дип белдерде Ронни Вонг Ман Чиу.

 “Агымдагы Чемпионатның беренче алтын медале нәкъ менә безнең ярышларда тапшырылачагына бик шатбыз. Кемгәдер бәхет елмаячак (елмая). Шунысы да бар, 10 километрга йөзү ярышында без Рио-де-Жанейрода булачак Олимпиадагы барырга тиешле 10 спортчыны да билгеләячәкбез”, - дип тә өстәде ул. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте