Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Мелисса Горман: "Минем балет карыйсым килә"

Large_news_img_3139
24.07.2015, 13:20 Спорт
Мелисса Горман – 2009 елда Дөнья чемпионатында 5 километрга йөзүдә алтын медаль яулаган беренче Австралия спортчысы, бассейндагы уңышларына карамастан, Казанда спортсменка шушы дистанцияне сайлады. Медаль зачеты лидерларының берсе – Кытай системасыннан аермалы буларак, кызның үз илендә йөзү – иң беренче чиратта - бәйрәм.

Бүгенге ачылыш тантанасына спортчы бара алмый, чөнки күнегүләр ясыйсы бар. Ул инде Су спорт төрләре сараена да, Казансуга да югары бәя биреп өлгерде, спортчылар өчен шартлар әйбәт булуын әйткән иде. Монда су Австралиягә караганда салкынрак, ди ул.

2006 елда Бергәлек уеннарында 800 метрда ирекле стиль белән йөзеп, бүләкләр коллекциясен көмеш медальдән башлаган Мелисса туктап калмады һәм Лондон Олимпиадасына кадәр барып җитте. Моңарчы ул Пекинда 10 километр арага йөзүче беренче һәм бердәнбер Австралия спортчысы булды, анда ул 15 нче нәтиҗәгә иреште. Горман 1500 метрлы һәм 5 километрлы дистанцияләрдә Австралиянең күп тапкыр чемпионкасы булды һәм үз илендә күпләргә билгеле. Мелисса, башкача аны “Мел” дип тә йөртәләр, 3 яшендә йөзәргә өйрәнүен, ял көннәрендә пляжга йөгерүен сөйләде.

 - Сез кыска дистанциядән башлаган идегез, ни өчен ачык суга күчтегез?

 - Мин гомер буе бассейнда йөздем, ә ачык су 2006 елда Олимпиада программасына өстәлгән иде, шуңа күрә дә шулай килеп чыкты. Мин ачык суны, һәр яңа маршрут аерылып торганга, өстен күрәм, ул күл дә, елга да, океан да булырга мөмкин бит – алай күңеллерәк.

 - Кайда йөзүе ошый?

 - Океанда, чөнки Австралиядә шундый мөмкинлек бар.

 - Россиядән алган хисләрегез ничегрәк соң?

 - Бу минем беренче визит, сездә кешеләр бик дустанә. Әле карап чыгарга вакыт булмады – кунакханә дә күнегүләр. Мин киләсе атнада ял көннәремне Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта уздырырга ниятлим. Сезнең тарихыгыз бай. Җәйге дворецны карап чыгарга телим – ул искиткеч бит, тагын балет  карыйсым килә.

 - Ачык суда кемнәрне фаворитлар дип атап була?

 - Бу бик катлаулы сорау, чыннан да катлаулы! Гадәттә илләр бит иң яхшы атлетларын җибәрә. Ярышлар дәрәҗәсе бик югары булачак, бигрәк тә бу атнада 10 километрда, линиягә Олимпия чемпионнары чыгачак. Беренче унлыкка эләгергә теләүчеләр күп булачак. АКШ, Греция, Бөекбритания спортчылары һәм башка бик күпләр көрәшәчәк – гади генә ярыш булмас бу.

 - Австралиядән Казанда ачык суда күпме спортчы чыгыш ясаячак?

 - 8 спортчы: 4 кыз һәм 4 егет.

- Сез ни өчен 10 километрда чыгыш ясамыйсыз?

 - Юк, бу юлы түгел. Командабыздан 2 кыз бар, мин аларны яхшы беләм. Мин бу дистанцияне элегрәк узган идем, шулай ук 25 километрны да. Бәлки, яңадан аның белән шөгыльләнә башлармын. Кызганычка, минем  дистанциядә Олимпиадага сайлап алмыйлар, ышанам ки, кызлар булдырырлар һәм алар беренче унлыкка керер.

 - Кызлар өчен хәтта 5 километр да кыен бит.

 - Ул күңелле узыш. Без күнегүләрне күп ясыйбыз, йөзәргә көч кирәк бит. Безнең өчен энергиягә бай ризык кирәк - 5 километрны йөзеп чыгу өчен бер сәгать чамасы вакыт уза. Бу, чыннан да, күңелле! Миңа гомумән озын дистанцияләр ошый.

 - Йөзгәндә нәрсәләр уйлыйсыз, күк йөзен күрәсезме соң?

 - Күргәлим! Кайвакыт тирә-юньдәге кешеләрне күрәм (көлә).

- Ни өчен спортны сайладыгыз?

 - Минемчә, бу - Австралия культурасы йогынтысы. Бездә спорт бик алга киткән. Бала чакта һәр ял көне хәрәкәтле уеннарда уза иде. Кемдер йөзә, кемдер футбол, крикет уйный. Миңа йөзү һәм океанда “surf life saving” кызыклы (Австралиядә пляжларда кешеләрнең иминлеген саклаучылар һәм суга батучыларны коткаручылар хәрәкәте популяр - автор искәрмәсе).

- Казанда алтын аласыгыз киләме?

 - Рәхәтләнеп алыр идем. Әмма үземне көчләмим мин. Бар булган куәтемне җыеп, бөтен булдыра алганымны күрсәтәсем килә, яхшылап старт алырга һәм көчле итеп финишка килергә. Әйе, медаль аласым килә, бигрәк тә алтынын.

 - Гаиләгез Сезнең өчен җан атадыр инде?

 - Әйе. Әни һәрвакыт үземә ошаган шөгылемне хуплап тора. Ул ярышларны карарга Россиягә килде – шимбә көнне елгага киләчәк, миңа көч биреп торачак.

 - Үзегез кемгә көч биреп торачаксыз?

 - Австралиягә, билгеле! Минем башка җыелма командаларда да дусларым күп, мәсәлән, Америкада һәм Бөекбританиядә, без бит бер үк ярышларда катнашабыз, болар – Эшли Твитчелл, Кери-Энн Пейн һәм башкалар.

 - Майкл Фелпсны күрәсегез киләме?

 - Без Пекинда Олимпиадада очрашкан идек инде.

 - Ниндирәк соң ул?

 - Гап-гади бер кеше. Минемчә, барлык спортчылар да – гадәти кешеләр.

 

  

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте