Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кери-Энн Пейн: "Олимпиадага нәкъ менә 2015 елгы дөнья чемпионаты аша сайлап алынырга телим"

Large_news_img_0333
23.07.2015, 19:28 Спорт
2008 елгы Олимпиаданың көмеш медаль иясе, ачык суда йөзү буенча 2 тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, Англия спортчысы Кери-Энн Пейн Оештыру комитеты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмә вакытында Олимпиададан соң спорт карьерасын тәмамларгамы-юкмы икәнен әлегә хәл итмәгәнлеген белдерде.

— Яңа урында климатка яраклашу процессы ничегрәк бара?

—  Казанга килеп җиткәнче безгә озын юл үтәргә туры килде. Күз алдына гына китереп карагыз, без 23 сәгать юлда булдык. Тик бераз йоклап алып, бер-ике күнекмә уздырганнан соң  барыбыз да тиешле нормага кайттык.

— Англиянең хатын-кызлар җыелма командасы йөзү трассасын әле һаман да сынап карамады. Бу эшне ашыктырырга кирәк дип санамыйсызмы?

— Ачык суда йөзү билгеле бер тотрыклылык булмаган спорт төре ул. Без ситуациянең көн дә алышынып торуына күнеккән, бүген бер төрле, ә иртәгә — башкача. Менә иртәгә Казансуга күнекмәләр ясарга чыгарбыз. Аннары ир-атларның 5 һәм 10 километр ераклыкка йөзгәнен карап тору мөмкинлегебез булачак. Шулай итеп, трассаның нидән гыйбарәт икәнен аңларга вакытыбыз җитәрлек дип саныйм. Иң мөһиме — анда көчле су асты агымнары гына булмасын.

— Әлеге трасса шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан. Элегрәк мондый шартларда ярышырга туры килдеме?

— Барселонада узган әүвәлге чемпионатта ярышлар шулай ук шәһәрнең тарихи өлешендәге гаваньда барды. Ләкин андагы төп аерма ул трассада бик күп борылышлар булудан гыйбарәт иде. Ә монда исә без турыга, бер ярдан икенчесенә таба һәм кирегә йөзәчәкбез. Чынлыкта мин шәһәрнең тарихи өлешендәге матур урыннарны рәхәтләнеп карый алуыбызга бик шатмын, чөнки ярышларда еш кына кунакханә һәм спорт корылмасыннан кала һичнәрсә күрмибез.

— Узганында медаль яулау өчен берничә секунд кына җитмәвен исәпкә алганда, Олимпиадага сайлау узуыгыз сезнең өчен нинди әһәмияткә ия?

— Бу ел минем өчен бик кызыклы ел. Лондондагы Олимпиададан соң мин спорт карьерамны дәвам итәчәгемә ышанып та бетми идем. Әмма 8 айдан миңа шул хис-тойгыларның һәм адреналинның җитми башлавын аңладым. Һәм шуның урынына, команданы алыштырыр өчен, Манчестердан Эдинбургка күченергә карар кылдым. Мин өч еллык план кордым: беренче елда ял итәргә һәм үземне тәртипкә китерергә кирәк иде. Хәзер миңа Олимпия уеннарына нәкъ менә дөнья чемпионаты аша квалификация алу мөһим. Мин башка мөмкинлекләрне исәпкә дә алмыйм. Һәм ниһаять, өченче елда мин Олимпия уеннарында җиңү яуларга телим. Унлыкка, бишлеккә эләгү генә түгел, ә нәкъ менә җиңеп чыгарга.

— Рио-де-Жанейродагы  Олимпиада сезнең карьерагызда соңгы ярыш булырга мөмкин, мин моны дөрес аңлыйммы?

— Мин ышандырып әйтмим, чөнки Лондондагы Олимпия уеннары алдыннан ул Олимпиаданың минем өчен соңгысы булачагы турында һәрвакыт әйтә килдем һәм бу хәбәргә бик күп игътибар бирелде. Ниндидер кирәкмәгән басым барлыкка килде. Хәзер исә алдан күзаллап әйтәсем килми. Һәрхәлдә, Бразилиядән соң мин әле берничә турнирда катнашачакмын, тик 2020 елдагы Олимпия уеннарында катнашу хакына тагын 4 ел көтәр өчен әлегә әзер түгелмен.

— Заманында танылган йөзүче булган ирегез Давид Карри сезгә булышлык күрсәтер өчен Казанга киләчәкме?

 — Юк, кызганычка, хәзер аның эше күп. Ярышларны аңа телевизордан турыдан-туры трансляциядә карарга туры киләчәк. Ләкин мин Рио-де-Жанейро Олимпиадасына сайлап алынсам, ә моңа, шәхсән, шигем юк, аңа һичшиксез минем белән барырга туры киләчәк. Аның үзенә шулай эшләү яхшырак булыр иде (көлә).

— Марафон дистанциясенә йөзү буенча бәйгедә кемнәрне алтын медаль өчен көрәштәге төп көндәшләр дип саныйсыз?

— Марафон дистанциясендә җиңү яулау өчен көрәш бик җитди булыр дип көтелә, чөнки барлык спортчылар да яхшы әзерләнгән. Кем көндәш була ала? Әйтик, Италиядән яшь спортчы кызлар. Әлегә тәҗрибәләре аз, тик алар бик җитезләр. Яки Бразилия кызлары. Ахыр чиктә, аларга бит үзләрендә узачак Олимпиадага сайланып алынырга да кирәк. Голландиядән дә лаеклы көндәшләр бар, Венгриядән — олимпия чемпионы. Шулай итеп, беренче унлыктагы урыннар өчен безне төрле тактикадагы бәйге көтәчәк дип әйтә алам. Олимпиадага бару мөмкинлеге уйнатыла бит!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте