Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Усама Меллули — 10 километрдагы маҗаралар

Large_news_img_0024
22.07.2015, 13:35 Спорт
Ачык суда да, бассейнда да уңышлы чыгыш ясаган беренче олимпия чемпионы бүген Су спорт төрләре сараенда күнегүләр уздырды. 2003-2004 елларда Тунисның иң яхшы спортчысы Казанга кичә кич кенә очып килеп җитте.

Усама Меллулига Пекинда ирекле стильдә 1500 метрга йөзү алтын медаль китергән булса, Лондондагы уңышы исә ачык судагы ярышлар белән бәйле, анда ул, Германияле Томас Лурц һәм канадалы Ричард Вайнбергерны артта калдырып, 10 километр араны 1 сәгать 49 минут 55.1 секундлык нәтиҗә белән йөзеп узды.

31 яшьлек йөзүче Казандагы чемпионатка бәйле планнары турында, судан чыккан шәпкә, разминкага барган җиреннән сөйләп алды. Спортчының графигы бик тыгыз төзелгән.

 — Пекиндагы Олимпиадада 1500 метр ераклыкка йөзүдә сез австралиялеләрнең 16 еллык җиңеп килүен туктаттыгыз, ә хәзер ачык суда йөзүдә кемнәрне көндәш итеп күрәсез?

 — Белмим дә инде, минемчә, ачык суда анык  билгеле фаворитлар юктыр, һәркем җиңәргә мөмкин. Минем төп максатым — унлыкка керү һәм Олимпия уеннарына үземә урын алып кую.

 — Казандагы чемпионатта кайсы кыска дистанциядә ярышачагыгызны ачыкладыгызмы инде? 1500 метргамы әллә 800 гәме?

— Мин үземне хәзер 10 километрга әзерлим — бу минем беренче дистанциям. Ситуациягә карап, соңыннан ничек буласын хәл итәчәкмен, бу үз-үземне ничек хис итүемә бәйле.

 — Соңгы тапкыр Россиядә 13 ел элек чыгыш ясагансыз. Бу юлы оештыручыларның эшен ничегрәк бәялисез?

 — Чынлыкта, мин Россияне таный да алмыйм. 2002 елда Мәскәүдә булган белән хәзер Казандагыны чагыштырганда, барысы да башка булып тоела, мин бик зур алга китеш күрәм.

 — Кайда чыгыш ясау уңайлырак: ачык судамы әллә бассейндамы?

 — Беләсезме, карьерамның бу этабында мин ачык суны ныграк яратам, чөнки ул ниндидер маҗара, сәяхәт. Әлеге ераклык күбрәк тырышлык таләп итә, шул исәптән рухи көч тә. Монда көрәш, тактика. Теге якка, бу якка йөзеп килү генә түгел ул. Син юлны ничек узачагыңны үзең хәл итәсең. Бу искиткеч бәйге.

 — Җиңәргә җыенасыз, шулаймы?

 — Белмим (елмая). Күрербез!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте