Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ольга Брусникина: “Иң мөһиме, исемен үзгәртү аркасында синхрон йөзү асылын югалтмасын иде”

Large_news_45480-222327720130709-6438-1v3n3fn
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
22.07.2015, 14:02 Спорт
Синхрон йөзү буенча өч мәртәбә Олимпия чемпионкасы Ольга Брусникина билгеләп үткәнчә, синхрон йөзү атамасын артистик йөзү дип үзгәртү инициативасына карата аның фикере бертөрле түгел икән, әмма иң мөһиме: яңа исеме аркасында аның асылы югалмасын иде, ди ул.

Сишәмбе көнне Бөтенроссия йөзү федерациясе (БЙФ) башлыгы, FINA бюросы әгъзасы Владимир Сальников “Р-Спорт” агентлыгына  бюро утырышында синхрон йөзү исемен артистик йөзү дип үзгәртү мәсьәләсе буенча фикер алышулар турында сөйләде. Бу мәсьәлә пәнҗешәмбе - 23 июльдә узачак FINA конгрессы раславына чыгарылырга мөмкин.

"Бу, чыннан да, бәхәсле мәсьәлә, исемен үзгәртергә кирәк микән? Бу җәһәттән бертөрле генә фикер әйтә алмыйм. Болай итеп исемен үзгәртүдән безнең спорт төренең асылы үзгәрүен теләмим мин", - диде Брусникина телефон аша.

"Һичшиксез, моңа сәбәп бар, чөнки программада яңа төр - микст-дуэтлар барлыкка килде, безнең катнаш программа да бар, анда күбесенчә бәя артистизм өчен куела. Әмма барыбер безнең спорт төрен бәяләүнең төп критерийларыннан берсе - синхронлык. Синхронлык – безнең төрдәге  объектив факторларның берсе, артистизм – төгәл аңлатма түгел кебек. Шуңа күрә, мөгаен, бертөрле генә фикер әйтәсем килми – хуплыйммы мин яисә каршымы", - дип өстәде ул.

Яңа исем бу спорт төрен киләчәктә тагын да үстерүгә ярдәм итмәсме соң, дигән сорауга җавап биреп, Брусникина: "Моңардан уңай якны да табарга була. Әмма спорт төре исеменә карап кына үсми ул", - дип белдерде.

 2015 елның февралендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA)  “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгына (“Р-Спорт” агентлыгы да аның составына керә) Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының милли хост-агентыгы һәм фотопулы дәрәҗәсен бирде. Совет чоры һәм Россия йөзү спорты тарихында Россия мәгълүмат агентлыгы беренче тапкыр зур дөнья беренчелегенең оператив текст мәгълүматы һәм фотоконтентының төп чыганагы булып торачак. 

Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнгән