Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Франция җыелма командасы тренеры синхрон йөзүдә микст-дуэтлар барлыкка килүне хуплый

Large_news_anna-3
www.finanzas.com сайты фотосы
22.07.2015, 15:37 Спорт
Синхрон йөзү буенча Франция җыелма командасы тренеры Анна Таррес йөзү буенча халыкара федерациясе кысаларында рәсми стартлар программасына микс-дуэтларны кертүне әйбәт фикер дип санавын белдерде.

Казанда катнаш дуэтлар арасындагы ярышлар беренче тапкыр үткәреләләр.

“Микст-дуэтларны Дөнья чемпионаты программасына кертүне мин әйбәт фикер дип саныйм. Болай эшләү синхрон йөзү төренә өстәмә игътибар җәлеп итәчәк, шул исәптән медиа ягыннан да. Ир-атларның безнең элементларны ничек үзләштерүләрен һәм әлеге составта синхрон йөзүне ничек башкаруларын күзәтү дә бик кызыклы”, - дип сөйләде Таррес “Р-Спорт” агентлыгы корреспондентына.

“Минем белән бергә килгән Франция командасы өчен иң мөһиме – үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын, техника һәм хореография ягыннан күпмегә алга китүләрен күрсәтү. Аеруча да медаль өчен төп дәгъва кылучыларның Дөнья чемпионатына нәрсә әзерләгәнен күрәсе килә. Әйтергә кирәк, мин инде Испания җыелма командасының җитәкчесе түгел. Әмма командага һәм биредә чыгыш ясаячак үз клубым кызларына уңышлар телим”, - дип өстәде ул.

Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнгән