Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда узачак ДЧда синхрон йөзүдә ун катнаш дуэт чыгыш ясаячак

Large_news_45912-222465020130709-19107-zu5j80
21.07.2015, 19:20 Спорт
“Казанда узачак ДЧда синхрон йөзүдә ун катнаш дуэт чыгыш ясаячак”, - дип белдерде FINA башкаручы директоры Корнел Маркулеску “Р-Спорт” агентлыгына. Суга сикерүдә һәм синхрон йөзүдә катнаш дуэтлар дөнья чемпионатлары программасында дебютларын нәкъ менә Казанда башкаралар.

Синхрон йөзүдә исә титуллы спортчылар, инде спорт карьерасын төгәлләгән Хемма Менгуаль һәм Виржини Дедье, яңа дисциплинада чыгыш ясар өчен, спортка кабат кайттылар.

 “Синхрон йөзүдә Казанда ун катнаш дуэт чыгыш ясаячак. Бу әлеге төрне дөнья чемпионатында беренче тапкыр тәкъдим итү, беренче тапкырга начар түгел”, - диде Маркулеску.  

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. 2015 елның февралендә Халыкара йөзү федерациясе (FINA)  “Россия сегодня” халыкара мәгълүмат агентлыгына (“Р-Спорт” агентлыгы да аның составына керә) Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының милли хост-агентыгы һәм фотопулы дәрәҗәсен бирде. Совет чоры һәм Россия йөзү спорты тарихында Россия мәгълүмат агентлыгы беренче тапкыр зур дөнья беренчелегенең оператив текст мәгълүматы һәм фотоконтентының төп чыганагы булып торачак. 

Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнгән