Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Евгений Дратцев: “Һава торышымы? Үземне салкын суда йөзәргә күнектердем мин”

Large_news_large
http://www.sport-express.ru
21.07.2015, 08:00 Спорт
Казанга - Су спорт төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты узачак урынга турнирда катнашучылар килүе дәвам итә. Алар арасында ачык суда йөзү буенча иң күренекле йөзүчеләрнең берсе, россияле Евгений Драцев та бар. 7 тапкыр Дөнья чемпионаты призеры һәм 5 тапкыр Европа беренчелеге призеры, җыелма команда партнерлары белән берлектә, бер көн элек су спорт төрләре сараенда бассейнны сынап карады, анда марафончылар берьюлы ике күнегүләр уздырдылар.

Йөзүчеләр Казансу елгасы акваториясендә ачык суда чыгыш ясаячак. Шул ук исемдәге объектта 25 июльдән 1 августка кадәр спортчылар җиңү яулау өчен ярышачак. Дөнья чемпионатларының күп тапкыр призеры нигә өметләнә һәм олимпия  дистанциясендә катнаша алмавына үкенмиме? Бу хакта Евгений Драцев Оештыру комитеты матбугат хезмәтенә биргән эксклюзив интервьюсында хәбәр итте.

- Казанда мин моңарчы да булган идем. Биредә Россия чемпионатында чыгыш ясарга туры килде. Шуңа күрә шәһәр дә, бассейн да миңа таныш.

- Әмма бу юлы Су спорт төрләре сараеның җылы бассейнында түгел, ә моңарчы таныш булмаган “Казансу” объектында ачык суда чыгыш ясаячаксыз. Бу әзерлек программасына йогынты ясыймы?

- Һич тә ясамый. Стартка кадәр әле вакыт бар һәм берничә көннән соң трассаны сынап карарга мөмкин булачак. Шуңа күрә барысын да җайларбыз.

- Дөнья чемпионаты хуҗаларының башка ил спортчыларыннан  өстенлеге булмаячак. Бу сезне үпкәләтмиме?

- Ә нигә үпкәләргә? Бу Дөнья чемпионатында барыбыз да тигез хокуклы булачакбыз, чөнки ачык суда күнегүләргә берьюлы керешәчәкбез. Трассаны көндәшләргә караганда алданрак сыныйсы килә үзе. Ләкин, мәсәлән, яз көне объект әле әзер түгел иде, урамда да салкын булды (елмая).

- Ә ярышлар буласы көннәргә һава торышын карамадыгызмы? Синоптиклар әйтүенчә, болытлы булачак.

- Һава торышы ул көннәрдә үзгәрми. Әмма без – спортчыларга – елгадагы суның температурасы барыннан да мөһимрәк.

- Россия җыелма командасының  тренерлар штабы әйтүенчә, сезгә салкын суда йөзү уңайлырак та. Бу дөресме?

- Әйе, мин инде күп еллар йөзәм һәм еш кына нәкъ менә салкын суда йөзәргә туры килә. Шулай булгач, мин үземне күнектердем дип санагыз.

- Димәк, болытлы һава торышы сезгә көндәшләр алдында өстенлек бирә?

- Юк, бу өстенлек түгел. Мин һава шартлары төрле булганда да ярыша алам. Әмма кайбер йөзүчеләргә салкын суда ярышу авыр булуын да беләм.

- Дөнья чемпионатында сез берьюлы ике дистанциядә ярышачаксыз (5 һәм 25 километр), ләкин аларның икесе дә олимпия дистанциясе  түгел. 10 километр арага йөзүдә сайлап алу турын үтмәгәнгә үкенеч бармы?

- Дөресен әйткәндә, азрак бар. Әмма Россия чемпионатында әлеге олимпия дистанциясенә мин сайлана алмадым.

- Димәк, сезнең инде берьюлы ике Олимпиаданы үткәреп җибәрү куркынычы бар? Әллә сез барысы да уңышлы булачагына һәм Рио-де-Жанейрога барачагыгызга өметләнәсезме?

- Рио-де-Жанейрога эләгү өмете бар, әмма әлегә бу хакта сөйләшү урынлы булмас иде (Россия җыелма командасыннан 10 километр дистанцияне Кирилл Абросимов һәм Даниил Серебренников үтәчәк. Әгәр дә алар олимпия лицензиясе ала алмаса, турнир ахырында гомуми нигезләрдә, партнерлар белән берлектә, Евгений Дратцев Олимпия уеннарына бару хокукына дәгъва кылачак – автор искәрмәсе). Ничек булса, шулай булыр.

- Соңгы ике Дөнья чемпионатыннан берешәр медаль белән кайткан спортчы нинди медальгә өметләнә?

- Әлбәттә, медаль алу минем планнарга керә (елмая). 25 километр дистанциягә өметләнәм. Ул миңа бик ошый, аңа инде өч ел әзерләнәм. Әлегә мин старт беркетмәләрен күрмәдем, ләкин күрше юлларда көчле көндәшләр булыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, башка катнашучылар беренче чиратта олимпия дистанциясендә җиңү өчен бөтен көчләрен куячаклар.

- Шулай да сүз бер медаль яки, дистанцияләр санына карап, ике медаль хакында барамы?

- 5 километр – минем өчен җайлы дистанция түгел. Дөнья чемпионатында әлеге дистанциядә призлы урыннар яуладым, әмма бу элегрәк иде. Күбесенчә “бишле” яшь спортчыларга җиңел бирелә. Мин 25 километрлыга басым ясыйм, алга таба күз күрер.

- Соңгы ике Чемпионаттан сез бронза приз белән кайттыгыз. Бу медальне затлыракка алыштырырга вакыт түгелме?

- Мин дә шулай дип уйлыйм (көлә).

Всеволод Дворкин, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте