Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Александр Карпов: "Волонтерлар батырлыгы турында сөйләргә кирәк"

Large_news_dsc_2840
18.07.2015, 17:00 Интервью
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары, волонтерлар хәрәкәтен алып баручы Александр Карпов, ДЧ-2015 Оештыру комитетының матбугат хезмәте соруларына җавап биреп, ни өчен олы яшьтәге кешеләрнең бик теләп ихтыярый нигездә бу эшкә килүләрен аңлатып бирде һәм кытай телен белгән волонтерларны табу кыенлыгы турында сөйләде.

“Регионнарда ДМ-2015 волонтеры позициясенә конкурс Мәскәү дәүләт университетына конкурс дәрәҗәсендә булды диярлек”

Александр Андреевич, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” турниры вакытында күпме волонтер эшләячәк?

– 2014 ел башында без раслаган һәм ФИНА белән килештергән программа нигезендә 2500 меңләп кеше булыр дип исәплибез, алар Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” турнирына җәлеп ителәчәкләр. Алар безнең кунакларга Казанда уздырган көннәрен  онытылмаслык итәргә һәм рәхәт уздырыга ярдәм итәрләр, дип ышанам. 

ДМ-2015тә дисциплиналар рекорд санда белдерелгән, тамашачылар да, телетамашачылар да рекорд санда булачак. Эшкә җәлеп ителгән волонтерлар саны буенча да рекорд куя алыр идек. 

– Ә нигә? Безгә кирәк түгел ул. Рекордларга омтылу синең нәтиҗәле булуыңны күрсәтсәләр генә әйбәт. Без 5 мең волонтер җәлеп иттек, ди, ә шуларның яртысы эшсез йөрсә. Аннары бит аларны күпләп җыю  волонтерларны мотивацияләүгә, өйрәтүгә, тукландыруга икътисадый чыгымнар алып киләчәк. Күз алдыгызга гына китерегез, мотивациясе булган  волонтер килде, эшлисе килә, атлыгып тора, ди. Эшләгәндә мондый кеше үзенең гамәлләре белән тирә-юньдәгеләргә да дәрт өсти, үзенең уңай  энергиясе белән уртаклаша. Әгәр ул иртәдән кичкә кадәр эш кушуларын көтеп утырса, кире нәтиҗә килеп чыгачак, бигрәк тә финанс йөкләнеше фонында. Бу безнең өчен кирәкле нәрсә түгел!

Волонтерларга конкурс илнең иң яхшы югары уку йортларына кебек булган, дип әйтәләр. Бер урынга ничә кеше дәгъва кылды соң?

– Утсыз төтен булмый ул, шулай диләр икән, димәк, чыннан да ажиотаж булган (елмая). Конкурс зур булды. 2,5 мең сайлап алынган кандидатлар санын состав өлешләргә бүләргә кирәк. Беренчесе – чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар: Россиянең 20 регионыннан барлыгы 540 кеше. Исәпләп чыгаруы җиңел: һәр регион 25әр волонтер тәкъдим иткән дигән сүз. Сайлап алынганнар арасына эләгү өчен регионнарда бер урынга 30 кешелек конкурста отарга кирәк иде, бу инде Мәскәү дәүләт университетына керү конкурсы белән чагыштырырлык. 

 “Шәһәр волонтерлары” категориясен алсак, аларны “җирлеләр” дип тә атыйлар, Казанда һәм Татарстанда конкурс бер урынга 10–12 кеше булган. Без республика кешеләреннән 23 927 мең заявка алдык, шулардан 2 меңгә якынын гына сайлап алырга кирәк иде. Волонтерлар хәрәкәте белән болай кызыксынуга сөенергә була. Ул, теләсә нинди сүзләргә караганда да, 2009 елда башланган волонтерлар хәрәкәтенең буыннардан-буыннарга күчүен раслый.

Бу нәрсәдә чагыла соң?

– Үткән елдан алып безгә әле генә 18 яше тулган яисә балигълык яшен тутырып килүче яшьләр мөрәҗәгать итә башлады. Универсиада бит алардан башка гына узды. Закон буенча 16 яшьлекләр хәрәкәттә актив катнаша алмадылар. Әмма нәкъ менә шул яшүсмерләр 2 ел элек булган вакыйгалар белән тәэсирләнделәр, алардан зурракларның күпме гыйлем һәм тәҗрибә җыюларын, нинди хисләр кичерүләрен күреп калдылар һәм, балигъ булгач, иң беренче итеп “Минем дә катнашасым килә”, – дип безгә йөгереп килделәр.

Сез аларны нинди критерийлар буенча сайлап алдыгыз?

– Безнең Универсиададан бирле куллана торган 5 сайлап алу критериебыз бар. Безне кызыксындырган беренчесе – мотивация. Әгәр кешенең эшлисе килеп тора икән, һәм ул моны аңлап килгән булса, бу – безнең өчен сигнал, димәк, әңгәмәдәш кызыклы булырга мөмкин. Универсиададан аермалы буларак, икенче критерийны без бишенче урыннан икенчесенә күтәрдек. Сөйләшү дәрәҗәсендә чит тел белгәннәрне генә алдык. База белеме булганнарны шунда ук резервка җибәрдек. Хәзер безнең команда Универсиадага караганда 10 тапкырга ким, һәм без чит телне сөйләшү дәрәҗәсендә әйбәт белгән волонтерларны гына җыярга дигән бурыч куйдык үзебезгә.  Ахыр чиктә бу – ФИНА таләбе дә.

[Mini_kaz_1954]

Big_kaz_1954

“Казанда студентлар чит телләрне өйрәнүнең киләчәкләре өчен кирәклеген аңлыйлар”

Ә Казанда бу кадәр полиглотны кайдан алырга?

– Мәсәлән, чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар арасыннан. Бер урынга 30 кешелек конкурс төрле телләр төркеменнән булган кешеләрне табу  проблемасын китереп чыгармады. Татарстанда студентлар, телләр өйрәнеп, киләчәкләрен кайгыртуны аңлыйлар. КФУ да бик ярдәм итте, бигрәк тә, көнчыгыш телләр төркеме (гарәп, төрек). Башка югары уку йортлары һәм юнәлеше бүтән булган факультетлар укучылары арасында да һәрвакыт телләрне мөстәкыйль өйрәнүчеләрне табарга мөмкин, мәсәлән, испан телен.   

Су полосы буенча халыкара турнирда кытай һәм рус телләрен бертигез дәрәҗәдә әйбәт белгән атташе белән эшләргә туры килде, шуңа бик гаҗәпләнгән идем. Мондый кадрларны эзләү кыен булмадымы?

– Бик үк җиңел булмады! Казанда кытай телен белүчеләр йөзләп түгел, дистәләп һәм берничә генә, шуңа күрә алар аеруча кадерле. Бездә укырга визасы булган чит илләрнең төрле категория гражданнары булу коткарды, шуның өстенә алар җәмгыятькә яраклашкан да. Алар арасында Кытайдан нәкъ менә без искә алган волонтер да бар. Безнең бик интернациональ команда җыела. Чит илләр студентлары җирле квотада булу белән бергә, 11 илнең университетлары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре дә үзләренең  чит илләр волонтерлары буларак катнашуын язма рәвештә расладылар. 

Ике сайлап алу критериена без җентекләп тукталдык. Ә калган өчесе нинди?

– Өченче критерий – стресска чыдамлылык. Безгә бит, спортчылар килү көнен беренче көн дип алсак, бер ай диярлек бертуктаусыз эшләргә кирәк булачак. Безнең алда ике зур ярыш – Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” турниры – бусы тарихта беренче мәртәбә узачак. Һәм безнең волонтерлар командасы берьюлы ике чарага җәлеп ителәчәк. Һәм шулай ук кешеләр бик күп буласын исәпкә алсак, стресска чыдамлыгы югары булган волонтерлар кирәк булачак. 

- Өченче критерий аңлашылды, алга таба...

- Командалык. Үз кагыйдәсенә генә буйсынып яшәүче ялгызаклар бар. Безгә андыйлар туры килми, чөнки волонтер команданың бер вәкиле. Шул очракта гына алга куйган бурычларны үтәп була. Ялгызакларга монда урын юк. Мәгънәсе түгел, ә исемлек буенча соңгы критерий – аралашучанлык. Әңгәмәдәшнең синең күңелеңә хуш килү-килмәвен аралашу вакытында ук аңлап була. Кандидатларның аралашу һәм үз-үзенә игътибар юнәлтә белү осталыгын бәяләдек.

- Димәк, волонтерлыкка кабул иткәндә Универсиада һәм Олимпиадада алынган эш тәҗрибәсе мөһим шарт булмаган?

Әлеге шартны куюга карамастан, без шул ук волонтерларны кабул итәр идек. Бер яктан, бу бик яхшы, андагы ирекле булышчылар күнеккән, тәҗрибәле, сыналган. Аларны турнирга бер көн кала җыеп, укулар да уздырмыйча, шунда ук урыннарына чыгарырга мөмкин булыр иде. Әмма бу очракта буынның күчүе хакында сүз дә була алмас иде. Волонтерлык эшчәнлегеннән үткән кешеләр андый тәҗрибәсе булмаган яшьтәшләреннән күпкә аралашучан һәм көндәшлеккә каршы торучан. Волонтерлыкка мәктәптә яки институтта укытмыйлар, бу тәҗрибә практикада үзләштерелә. Безнең кичәге атташелар бүген эре компанияләрдә эшлиләр. Эш бирүчеләр алар артыннан үзләре килә дип әйтергә дә мөмкин. Волонтерлар – яңалык өстәргә кирәк булмаган әзер кадрлар.

- Димәк, күп кенә яңа хезмәткә алынучылар тупланды?

- Дөнья Чемпионатының һәр өченче волонтеры яңа хезмәткә алынучы дип әйтсәм, ялгышмам дип уйлыйм. Вакыт узу белән волонтерлык шәхес үсеше кебек кабул ителә башлады, бу үз булдыклыгыңны эшкә җигә һәм башкаларда кызыксыну уята белү. Безне кадрлар академиясе дип санасагыз да була (елмая). Чөнки безнең белән Универсиаданы узганнар хәзер актив рәвештә яшьләр сәясәте белән шөгыльләнәләр. Социаль челтәрдә бер үк йөзләрне еш күрергә туры килә. Бу йөзләр безгә таныш һәм мөлаем (көлә).

Big_dsc_4682

“Бер волонтер да төнлә эшләми”

- Минем аңлавымча, волонтер волонтерга каршы тора. Кандидатлар нинди урыннарга сайланды?

- Гадәттәгечә, 4 позициягә сайлап алдык. Беренчесе – гомуми профильле волонтерлар. Анда эләгү өчен базадагы 5 компетенциягә ия булырга кирәк. Аңлашыладыр, бу иң массалы волонтерлар категориясе.

“Спорт мәйданы волонтеры”- специфик позиция. Биредә рөхсәт кирәк булган су спорт төре юнәлешендә эшләүче спорт мәктәбенең яки федерациясенең вәкиле булу мәҗбүри. Нәкъ менә шул специфик белемгә ия булырга кирәк. Без волонтер булырга өйрәтә алабыз, әмма, спорт мәктәбеннән аермалы буларак, безгә һәр спорт төре буенча төп белемне һәм күнекмәләрне бирү катлаулырак. Әлеге позициядә мотивация бик көчле, чөнки яшь спортчыларга үзләре яңа гына аяк баскан спорт төренең “йолдызлары” белән аралашу мөмкинлеге туа. Балачак хыялы. Бу урыннарга сайлап алу конкурсы бик җитди булды.

Тагын бер аерым группа – “волонтер-белгечләр”. Алар да специфик күнекмәләргә ия булырга тиешләр. Мисалга, медицина юнәлешендәге волонтерларның барысы да тиешле белемле булырга тиеш. Әлеге позициягә без белгечлеген төгәл билгеләгән 3 нче курстан да яшьрәк булмаган студентларны алабыз. Лингвистик сегментка караган волонтерларга да (тәрҗемәче, мәгълүмат бирү урынында эшләүче хезмәткәрләр) шундый ук таләпләр куела. Аларның чит телне белү дәрәҗәсе югары булырга тиеш.

Монда ук иң популяр позицияләрнең берсе – волонтер-атташелар да керә. Бу бик катлаулы, күп хезмәт сорый торган һәм җаваплы вазыйфа. Шул ягы белән ул волонтерлар арасында киң таралган. Күз алдыгызга китерегез, волонтерларның эш вакыты тәүлегенә 6 сәгатьтән дә артмаска тиеш. Ә атташе позициясендә эшләүче волонтерлар командага көне буена беркетелгән. Алар эшкә иртүк тотыналар һәм делегация башлыгы яки тренердан тиешле күрсәтмә алгач гына кич белән яки төнлә өйләренә кайтып китәләр. Алар команда эчендә булган кайбер низагларны да хәл итәләр. Шуңа күрә төнге вакыттан кала килгәннән киткәнчегә кадәр атташеләр үз милли җыелма командалары белән бергә булалар.

- Димәк, йокларга алар үз өйләренә кайталар?

Әйе. Бер волонтер да төнлә эшләми! Бу волонтерлык эшчәнлегенә каршы килә. Искәрмәләр? Күп кенә рейслар төнлә булу сәбәпле, кунакларны аэропортта каршы алучылар соңга калырга мөмкиннәр.

“Әби-волонтерларга кеше гомерен ышандырырга курыкмыйбыз”

- Волонтер-атташелар позициясендә ыгы-зыгы нидән килеп чыкты?

- Тел белүчеләрнең тел практикасына бәйле рәвештә дип  уйлыйм. Телне туганнан белүче белән мәктәптә генә өйрәнә башлаучы арасындагы аермалыкны аралашу вакытында сизәсездер. Алар төрлечә фикерлиләр. Милләтара дуслыкны булдыру теләген дә онытырга ярамый. Беркемнең дә эш вакыты 18 сәгать булганга күрә атташе буласы килми. Әмма кешеләр милли җыелма командага якын булу өчен рәттән 3 смена эшләргә әзер. Моның мантыйкый аңлатмасы юк.

- Без дүртенче группа волонтерлар хакында оныттык. Кемнәр алар?

Алар “шәһәр волонтерлары”. Хәтерлисездер, Универсиада вакытында ачык төстәге киемнәрдән укучылар төркемнәре Россия җыелма командасы өчен тавыш җыеп йөрделәр. Бу чараны без ДЧ - 2015тә дә дәвам итәргә уйладык. Спорт объектлары һәм җәяү йөрү зоналары тирәсендә 11 урын билгеләнәчәк.
Пенсия яшендәге волонтерлар кайда эшләячәк?

Өлкән яшьтәгеләрне волонтерлыкка җәлеп итү бик кызыклы күренеш. Әби-волонтерлар безнең имиджга уңай йогынты ясады. Бу хәрәкәт Санкт-Петербургта барлыкка килде. Андагы үз теләге буенча җыелган әбиләр төркеме бар җирдә катнаша башлады һәм “көмеш яшьтәге волонтерлар” иҗтимагый оешмасын барлыкка китерде. Бу хәрәкәт үсеш алды. Кызыгы шунда, бездә буыннанр арасында бер тапкыр да каршылыклар булмады. Киресенчә, яшьләр волонтерлык хәрәкәтенә үз теләкләре белән килгән өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтәләр.

– “Көмеш чор” волонтерларының көчле якларын әйтә аласызмы?

– Алар бик игътибарлы, сабырлар. Аларга иң вак, зур игътибар сорый торган эшләрне бирергә була. Мисалга, Универсиада вакытында алар барлык кандидатларның анкеталары белән шөгыльләнделәр, картотека алып бардылар. Бу эш бик зур җаваплылык сорый бит, бер ялгыш аркасында кемнеңдер волонтерлар командасына эләгә алмавы да бар.Бик гадиләштереп әйткәндә, бу апалар кулында кеше язмышлары иде дияргә була.

– Кеше язмышларын аларга ышанып тапшырырга курыкмадыгызмы?

– Курыкмадык!Янәшәдә аларга ярдәмгә килергә әзер булан яшь хезмәткәрләр бар иде бит. Тәҗрибә һәм яшьлек дуэтларын алдын уйлап формалаштырдык, алар бер-берсенең көчле һәм йомшак якларын тулыландырып тордылар. Әмма Универсиададан соң без өлкән яшьтәге волонтерлар артыннан күзәтеп торырга кирәк түгеллеген аңладык, алар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Хәзер без нигездә аларны тантаналар секторына әзерлибез. Подносларны дөрес итеп кую, медальләр һәм чәчәкләрне дөрес итеп салу эшен алардан да остарак башкаручы булмас дибез. 

– Мондый волонтерларны эшкә нәрсә рухландыра?

– Алар турнирларда икенче яшьлекләренә кайтулары, тормыш мәгънәсен табулары турында әйтәләр. Волонтерлык хәрәкәте пенсия яшендәгеләргә үзләрен беркемгә кирәксез итеп тою хисеннән котылырга, җылылык, ярату, кайгыртучанлык мохитенә чумарга булыша.Шуны аңлап, алар рекрутинг үзәгенә чиратта беренче урыннарны алып калыр өчен ул ачылырга бер сәгать кала ук йөгереп киләләр. Күзгә-күз сөйләшүләр барышында менә шулар хакында сөйләп “пенсия яшендәге волонтерлар” безгә -  яшьләргә үзләренең тормышны ярату хисләрен йоктыралар. Интервьюда бу хисләрне сүзләр белән аңлату кыен, билгеле. 

Big_dsc_5617

“Эшләгәннәре өчен акча алмагач, алар акчаларн сарыф итәргә дә тиеш түгелләр”

– Волонтерлар өчен тагын нинди сервислар каралган?

- Форма –мотивацияләүнең бер элементы. Чемпионат вакытында волонтерлар башкаларга тәтемәгән нәрсәләргә ия булачаклар. Бу бит гади спорт киеме генә түгел, Италия җитештерүчесенең сату өчен дип чыгарылмаган, чикле күләмдәге, төсләр гаммасы буенча да гадәти булмаган киемнәр. Мондыйны кибеттә таба алмыйсың. Үзенчәлекне әйбер!

Тагын әле алар бик яхшы кайнар ризык белән тәэмин ителәчәкләр. Волонтерларны ризык белән Казан җәмәгать туклану комбинаты тәэмин итәчәк. Волонтерлар штаблары микродулкынлы мичләр белән җиһазландырылачак, анда алар ризыкны җылыта алалар. Чит шәһәрләрдән булган волонтерларны без иртәнге һәм кичке ашлар белән дә тәэмин итәчәкбез.

– Димәк, волонетрларны Оештыру комитеты кирәк нәрсәләр белән тулысынча тәэмин итәчәк?

– Алар бездә акча алып эшләмиләр икән, димәк, үз акчаларын да тотарга тиеш түгелләр. Шуның өчен без волонтерларны җәмәгать транспортында бушлай йөрү картасы белән дә тәэмин итәбез. Алар үзләре эшли торган объектка һәм кирегә таба шул карта ярдәмендә йөриячәкләр. Чемпионат вакытында 54 тапкыр җәмәгать транспортына бушлай утыра алачаклар.

Аларга бейджиклар биреп чыгу һәм кондукторларны Чемпионат вакытында волонтерлар бушлай йөриячәк дип кисәтеп кую җайлырак булмый идеме?

– Яшереп торасы юк, без Универсиада вакытында шулай эшләдек, әмма кондукторлар һәм җәмәгать транспортын йөртүчеләр тарафыннан аңлау тапмадык. Бу оештыручылар яки шәһәр җитәкчелеге гаебе түгел, бары тик “кеше факторы” катнашып китү аркасында гына шулай килеп чыкты. Без дә хаталар өстендә эшләдек һәм бушлай йөрү дигән нәрсә бетерелде. Волонтерлар юл хакын түләячәкләр, әмма үз кесәләреннән түгел. Бу вариант бар якны да канәгатьләндерергә тиеш.

– Соңыннан ниндидер бәйрәм чарасы планлаштырыламы?

– Универсиададан соң оештырылган кебек “Саубуллашу кичәсе” әзерләмибез. Әмма чит шәһәрләрдән булган волонтерлар Спортчылар авылында яшәячәкләр, анда исә көн саен зур мәдәни программа оештырыла. Анда волонтерлар да керә алачак.  Шулай булгач, бәйрәмне алар үзләенә үзләре дә оештыра алачаклар. Күңелле тормыш ул мотивацянең бер өлеше, волонтерлар бу хакта күзгә-үз сөйләшү этабында ук сүз кузгаттылар, аннан башка булмаганын аңлыйм. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты бетеп, “Мастерс” турниры башлану көннәре арасында без волонтерларга ФИНА паркында тулы бер программа багышлаячакбыз. Бу инде волонтерларның көн дә кич шушы паркта узачак биш минутлык җыелышларыннан тыш чара булачак. Аларда исә без, барлык тамашачылар каршында, алдагы көннәрдә эшчәнлекләре буенча аерылып торган волонтерларны билгеләп, аларга истәлекле бүләкләр бирәчәкбез.

“ФИНА паркында көн дә кич алдынгы волонтерларны билгеләп узачакбыз”

– Яхшы волонтерларны ничек билгеләргә соң? Йөзүчеләрдә бу билгеле – кем беренче, алтын да шуңа. Биредә бит ярыш бармый.

– Әйдәгез, моны волонтерның классик көн тәртибе мисалында карыйк. Ул соңга калмыйча объектка килеп җитте. Аңа +1 балл. Көнлек планны үтәде. Әмма ул шул вакытта тагын кемгәдер булышырга өлгерсә яки эшен көнлек нормадан арттырып үтәсә, болар аңа бонус булып барачак.

Мәгълүмат ничек туплана соң дип сорасагыз, болар турында безгә объектлар менеджерлары, тим-лидерлар әйтә. Безнең бит волонтерлар белән идарә системасы кире якка да элемтәсе булган  тулы бер чылбырны тәшкил итә. Без эш барышын даими тикшереп торабыз һәм һәр кич саен волонтерларга бурычлар билгели торган җаваплы кешеләрдән хисап кабул итәбез. Эшне бит төрлечә эшләп була: яхшы, бик яхшы, эленке-салынкы... Үз эш кысаларыннан чыккан, команда хезмәттәшлеге күрсәтеп кемгәдер ярдәмгә ашыккан кешеләрне без мәдәни парк сәхнәсендәбилгеләп узачакбыз.

– Шундый җиңүләрнең бер мисалын булса да китереп уза аласызмы?

– Мондый хәлләр аэропортта кизү торучы волонтерлар белән бер генә тапкыр күзәтелмәде инде. Рейслар тоткарланган чакта икенче сменага да, өченчегә дә калучылар булды. Мисалга, бер инглиз кешесе безгә яраклылык вакыты чыккан виза белән килде. “Терминал” дип аталган голливуд фильмын хәтерләсәгез, анда берәүне транзит зонасыннан чыгармыйлар, шул ук вакытта кире очып китәргә дә бирмиләр. Биредә дә шуңа охшаш хәл булды. Волонтер кыз өч көн дәвамында бу кешегә өеннән кайнар ризык ташыды, аның документлары әзерләнәме-юкмы икәнлеген даими белешеп торды, ялгыз гына очып килгән инглизне ташламады. Ул кайнар чәйле термосын, ашын күтәреп килгән чакта таможня хезмәткәрләре дә, аңа каршы килә алмыйча, ябык зонага уздырып җибәрәләр иде. Мондый адымнар турындабез онытырга тиеш түгел, мондый кешеләрнең күңелләрен үстерергә кирәк. Бу кыен түгел, ә нәтиҗәсе исә көтелгәннән дә артык булачак.

 

 

 

Всеволод Дворкин, Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте