Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Михаил Зотов: “ФИНА паркы дәүләт эчендәге дәүләт булачак”

Large_news_dsc_3199
08.07.2015, 19:14 Интервью
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Михаил Зотов, ДЧ-2015 Оештыру комитеты матбугат хезмәте сорауларына җавап биреп, ФИНА Паркының үзенчәлеге нәрсәдә булуын аңлатты һәм Comedy Club резидентларының ни өчен Казанда чыгыш ясарга булган тәкъдимне шатланып кабул итүләре турында сөйләде.

“ ФИНА Паркы дәүләт эчендәге дәүләт булачак”

– Михаил Владимирович, Чемпионатның төп мәдәни мәйданы ФИНА Паркы булачак дип әйтү дөресме?

– Әйе, әлбәттә, төп көчебез нәкъ менә ФИНА Паркына биреләчәк. Аның “Казан Арена”, Су спорт төрләре сарае һәм Су полосы өчен арена арасындагы кластерда урнашачагы сер түгел. Бу урын очраклы гына сайлап алынмаган, тамашачы бердәй киңлектә йөри алсын, арып-алҗып бетмәсен өчен без паркны уйлап шунда булдырдык. Универсиададан аермалы буларак, без бу адымга бара алдык, чөнки уеннар вакытында 30 корылма иде, ә биредә 4 корылма.

Парк тамашачы ярышларга кадәр, ярышлар арасында һәм ярышлардан соң вакытын күңелле итеп уздыра ала торан “буфер зонасы” булачак. Ул көндезге 12дән кичке 10га кадәр эшләячәк. Мисалга, су полосының иртәнге сессиясе төгәлләнгәннән соң синхрончылар чыгышына кадәр берничә сәгать вакыт була. Шул вакытта әллә кайларда йөрмәс өчен, сез вакытны күңелле уздырып була торган паркка киләсез. Керү – ирекле. ФИНА паркында 40лап туклану нокталары булачак, парк эшчәнлеге кысаларында “Түбәтәй” татар фаст-фудын тәкъдим итү булачак. Милли ризыкны фаст-фуд дип атау дөрес түгелдер, әлбәттә.

– Паркта йөргәндә балаларны нәрсә белән җәлеп итәргә була?

– Төрле күңел ачу чаралары булачак. Балалар өчен аттракционнар, таучыклар, атынгычлар булган уен зонасы, өлкәнрәкләр өчен теннис өстәлләре. Балаларга күңелсез булмас дип уйлыйм. Парк – 50 гектарлы, 120 мең кешегә исәпләнгән бик зур мәйдан. Әти-әниләргә дә биредә бик ошаячак. Партнерыбыз АвтоВАЗның ике яңа машина моделен тәкъдим итү булачак. Партнерларыбызның һәркайсында кешене гаҗәпләндерә ала торган нәрсәләр булачак. Биредә Россия төбәкләреннән иҗат тркемнәре вәкилләре чыгышлары көтелә, хәзер без алардан катнашуга гаризалар кабул итәбез.

Планнарыбызда, һәр көнне тамашачыларны шатландырыр өчен, яңа программалар һәм тәкъдимнәр чыгарып тору. Бу зур һәм матур ярминкә, ул 24 көн дәвамында барачак. Биредә үк ачылыш һәм ябылу тантаналарына трансляция барачак. Мөгаен картинаны “Казан Арена” медиа фасадына да чыгарырбыз, бу мәсьәлә әлегә хәл ителеп бетмәгән. 

Big_dsc_0800

“ Өч корылма арасындагы ФИНА Паркы – Татарстан ноу-хоуы”

– ФИНА Паркы ДЧ-2015нең  өч төп корылмасы арасында урнашырга тиеш дигән карар кабул иткәндә кем тәҗрибәсенә таяндыгыз?

– Ярышлар оештыру тәҗрибәсенә, шулай ук “Казан Арена” мәйданында уза торган шәһәр күләмендәге зур чараларны оештыру тәҗрибәсенә. Анда инфраструктура бик яхшы: зур мәйдан, транспортта узу юллары, анда хәзер җәмәгать транспорты өчен тукталышлар ясыйлар. Кышын казанлылар һәм кунаклар андагы шугалакка йөриләр.  

– Шулай да, ФИНА Паркын төп корылмалар арасында урнашыру идеясе оештыручыларныкымы, әллә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларын кабул иткән башка илләрдән күреп ясалганмы?

– Бу безнең ноу-хоу (көлә!). Су мундиален кабул иткән башка шәһәрләрдә мондый паркларны корылмаларга якынрак урнаштырырга тырышалар. Оештыручылар барыннан да элек туристларга уңайлы булсын өчен тырышалар, чөнки паркларда гадәттә партнерлар шатерлары, килүчеләргә исәп тоткан тарихи-мәдәни программа була. Без беренчеләрдән булып ФИНА Паркы Чемпионатның өч төп корылмасы арасында була торган бердәй кластер булдырырга карар иттек. Бу безнең заявка кампаниясенең бер энҗе бөртеге булды.

– Җирле халык турында бер сүз. Эре турнирлар оештыручы ил үзенең милли колоритын чагылдырырга тырыша бит инде. ДЧ-2015 вакытында Казанда да шуның ише чаралар көтеләме?

– Әлбәттә, Казан кунаклар алдына яшь, әмма борынгы традицияләре булган, Көнчыгыш һәм Көнбатыш кушылган шәһәр буларак чыга.  Без кунакларга тарихыбыз турында сөйләргә тырышачакбыз. Паркның бер өлеше милли ишегалдына биреләчәк, анда халык һөнәрчелеге буенча мастер-класслар узачак. Һәркем үзен акча чүкүче яки чүлмәк ясаучы буларак сынап карый алачак. Янәшәдә генә милли сувенирлар сату буенча нокталар урнашачак һәм интерактив бүлмәләр эшләячәк.

– Димәк паркка килүчеләр акча чүкегән тавыш астында ял итәчәкләр булып чыга?

– Юк билгеле. Паркта үзәк сәхнә урнаштырыла, анда һәр кич саен төрле иҗат коллективлары, шәһәр артистлары һәм федераль масштабтагы йолдызлар чыгышлары була. Һәр көнне матур концерт номерларыннан төзелгән яңа программа булачак. Татарстан брендына әйләнгән “Созвездие – Йолдызлык” фестивале  дә шушы сәхнәдә узачак. Шулай ук бездә Россия масштабын алган, әмма барыбер күп еллардан бирле Казан һәм Татарстан бренды астында яшәп килүче “Jazz в усадьбе Сандецкого” чарасы уза. Шулай булгач, аны да безнең милли уңышлар исемлегенә кертергә була.

Big__mg_0833

“Comedy Club ревизорлары Казаннан матур хис-тойгылар белән киттеләр”

– Рәсми сайтта без Aqua Comedy Club чыгышларына анонс бирдек. Моны алып баручы шоуменнар ДЧ-2015нең мәдәни программасында катнашырга чакыруны шулай ук шатланып кабул иттеләр дип аңларга кирәкме?

– Юмор осталары безгә, андый зур сәбәп булмаганда да,  һәрвакыт шатланып киләләр.  Алар Казанның шат күңелле кешеләр шәһәре икәнлеген беләләр. Биредә һәрвакыт шаяртырга, нәрсәнедер билгеләп китәргә азык табып була, ә иң мөһиме – Татарстан башкаласында публиканың юмор хисе көчле һәм алар бик мәрхәмәтле. Ә сез искә алган чарага килгәндә, ул ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Гомумән алганда,  Comedy Club үз проектын гамәлгә ашырырга урын эзли иде. Төп критерий булып “безгә ошый – без киттек” принцибы торды. Шулай итеп аларның картасында Сочи, Санкт-Петербург барлыкка килде. Өченче шәһәр буенча мәсьәлә хәл ителмәгән иде. Казанга килгән кунаклар матур хисләр белән кайтып киттеләр.

Нәтиҗәдә Comedy оештыручылары “Баскет-Холл”га тукталдылар. Анда 7 мең тамашачыга исәпләнгән зур мәйдан. Әлбәттә, зоналарга бүлү баскетбол ярышларындагыдан аерылачак. Партерда мәҗбүри кирәкле өстәлләр барлыкка киләчәк, вакытлы трибуна куелачак.  Кыскача әйткәндә, гадәти фестиваль картинасы тудырылачак. Чара ике көн дәвамында узачак: беренче көнне резидентлар чыгышлары төшереләчәк. Әлбәттә инде алар Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына багышланган булачаклар. Трансляцияне ике тапшыруга бүләчәкләр. Эфирга алар сентябрь-октябрь айларында чыгачак.

– Юмор осталары буенча аңлашылды. Ә эстрада йолдызлар белән эшләр ничек тора? Кемнәрне күрербез?

– Нюша белән кызыклы тарих килеп чыкты. Аның бертуган апасы – Мария Шурочкина – синхрон йөзү буенча дөнья чемпионкасы. Турнирны уздыру көннәрендә аның Казанда булачагын белдек. Нюша – чын йолдыз, яшьләр ярата торган артист. Аның өчен Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына кагылышлы булу бик зур горурлык булып чыкты. Ул Россия спортчылары өчен җан атып торырга вәгъдә бирде. Хәзер аның апасы кабат алтын алганны гына көтәсе калды. Бәлки, матур хисләр шаукымында без Нюшадан җиңү уңаеннан җыр башкаруын үтенербез. Әмма аның апасына да тырышырга туры киләчәк инде (елмая).

– Чит ил йолдызлары чыгыш ясаячакмы?

– Чит ил артисларын чакыру урынына Россия башкаручыларына юл ачарга дигән карар кабул ителде. Безнең горурланырлык артистларыбыз бар. Йолдызлар ачылыш тантанасында да, ябылу тантанасында да чыгыш ясаячаклар, әмма кемнәр икәнлеген әйтә алмыйм.

Биредә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының югары уңышлар спорты икәнлеген аңларга кирәк. Шуңа да мин беренче чиратта бар халыкны ярышларга чакырам, ә мәдәни программа спорт бәйрәменә матур өстәмә генә ул.

ДЧ-2015 – Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиада алдыннан “сучы”ларның генераль стартлары ул. Ярышлар бик көчле булачак! Турнирда бүләкләр тарихында иң зур акчалар булачагы да билгеле, спортчылар алар өчен көрәшәчәкләр.  

Big_img_8196

– Ә ачылыш тантанасы? Сер пәрдәсен бераз булса да күтәреп буламы?

– Бернинди яңалык та әйтә алмыйм. Ачылыш тантанасы “Татнефть Арена”да булачак. Без кабат Игорь Крутой һәм аның командасы белән эшлибез, шоуны куючы режиссер – Алексей Сеченов.  

– Режиссер буенча бу принципиаль позиция идеме?

– Әйе! Казанда Универсиада ачылышы һәм ябылу тантаналары нинди масштабта узганлыгын барыбыз да хәтерлибез. Дөрес, быелгы тантаналар футбол стадионында түгел, боз сараенда узачаклар. Әмма боз өстендә түгел, ә җир өстендә, суда, һавада. Шоу әдәби уйланылышы ягыннан да, башкарылуы ягыннан да кабатланмас булачак. Барысы да уйланганча барып чыксын гына инде. Игорь Крутой һәм Алексей Сеченов командасы барып карамый калып булмый торган проектлар гына ясыйлар дип уйлыйм. Җитмәсә шоу әле, теләгән барлык кеше дә күреп кала алсын өчен, 8 тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк. Бәяләр кыйммәт түгел, әле билетлар бар. “Пилигрим” шоуларының төп ачылыш тантанасыннан аерымлыгы шунда гына – аларда флаглар күтәрү һәм спортчылар йөреше кебек рәсми өлешләрнең төшеп калуы.

 “Барлык диннәр храмы булу чит ил халкының башына сыймый”

– Партнерлар лигасының беренче утырышы вакытында да ачылыш тантанасына карата сораулар күп булганын хәтерлим. Бу өлкәдә уңышлар ничек?

– Партнерлар лигасы? Бу юнәлештә шулай ук эшләр бара. Ә сорауларга килгәндә, бу бик яхшы. Сораулар тумаганда яки алар инде берни дә үзгәртеп булмый торган чорга җиткәч туганда начар булыр иде. Шундый әйтем бар бит: “Аңламагынын сораган кеше беренче 5 минутта надан күренә, ә берни дә соарамаган кеше – гомере буе”. Шулай булгач, сораулар туу шатландыра, ә аларга җаваплар булу тагын да сөендерә (елмая).

Big_dsc_0915

– Дөнья чемпионатына сувенир продукциясе белән эшләр ничек тора? Алар җитәрлек төрдәме?

– Яңа төрләр атна саен килеп тора. Сувенир продукциясенең 30лап төре сатуда инде. Сувенир продукциясен сату буенча 70тән артык нокта эшли. Островский урамында безнең операторның “Хорошоу” рәсми кибете ачык. Тиздән бу челтәрдә тагын 7-8 кибет брендлаштырылачак. Безнең продукция сәүдә үзәкләрендә, супермаркетларда да бар. Аларны сату буенча кыенлыклар юк. Яңа продукция чыгару, җитмәсә, зур күләмдә, ул 2-3 көнлек эш кенә түгел икәнлеген аңларга кирәк. Шуңа күрә нәрсәләрнеңдер Чемпионат алдыннан гына сатуга чыгачагына да әзер булырга кирәк.

– Сез булачак ДЧ-2015не Монреальдә, Берлинда, дөнья картасындагы башка зур шәһәрләрдә уңышлы төстә тәкъдим иттегез. Безнең шәһәр бренды ни дәрәҗәдә танылган һәм Россия чикләреннән читтә туристларны җәлеп итү мәсьәләсе ничек тора?

– Универсиада һәм башка вакыйгалар нәтиҗәсендә Казан Европада гына  түгел, бөтен дөньяга танылды. Шуңа да “без кем һәм кайдан” икәнне өстәмә аңлатулар таләп ителми. “Анда ничек барырга” дип һәм виза мәсьәләләре буенча күбрәк кызыксыналар. Туристларның Казанга киләселәре килә! Бездәге истәлекле урыннар турында сөйләгәч, бик кызыксыналар. Барлык диннәр храмы турында әйткәч, күпләр бик гаҗәпләнә. Бер республика биләмәсендә шулкадәр диннәр һәм халыкларның берләшеп дус яшәүләре күпләрнең башына сыймый. Сәяси хәл турында еш сорыйлар, анысына бездә бер генә җавап – спорт сәясәтттән читтә!

Big_dsc_0613

– Димәк, урамнардагы аюлар турындагы фикерләр узган гасырда калды?

– Чынлыкта, әйе. Без һәрвакыт аларга әле билгеле дә булмаган яңа технологияләр белән киләбез. Казанның иң матур урыннары һәм спорт корылмалары буенча интерактив сәяхәт ясарга мөмкинлек бирүче шул ук “өстәмә чынбарлык” программасына да әле ел ярым элек беркем дә ышанмый иде.  Әмма без аны булдыру өстендә эшләдек. Шулай булгач, кайбер нәрсәләрдә Россия дә планетадан алда бара, ә Казан – локомотив. Безнең презентацияләрне еш кына шаккатып, алкышлап кабул итәләр, боларның барысын да тизрәк чынлыкта күрү теләге белән озатып калалар.

– Шәһәр кунакларны нинди рәвештә каршылаячак?

– Шәһәр бик матур булачак! Концепция инде эшләнгән, барлык структуралар, шул исәптән Халыкара йөзү федерациясе тарафыннан да расланган. Гадәттә ярышлар хуҗалары шәһәрләрне стартка бер атна кала бизи башлыйлар, ә эленмә билгеләрне ярышлар узып ике көн узуга алып куялар. Без вакытларны озайттык. Беренче июльдә Казанны бизи башладык. Шулай булгач, Казан тиздән яңача балкый башлаячак. 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте