Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Азат Кадыйров: "Дөнья чемпионатына Казан кабат үзгәрәчәк"

Large_news_dsc_9807
02.07.2015, 10:08 Интервью
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты матбугат хезмәте сорауларына җавап бирү барышында икътисади кризис шартларында турнирга әзерләнү мөмкинлеген ничек табулары, йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышларны футбол стадионында уздыру ни өчен бик табигый тоелганлыгын аңлатып бирде.

 “Командабыз тәҗрибәсе теләсә-нинди мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген бирә”

– Азат Рифгатович, ДЧ-2015 стартына айдан да кимрәк вакыт калды. Финиш сызыгында нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә.

– Әзерлек эшләре бик тыгыз, билгеләнгән график нигезендә бара.  Нинди дә булса кыенлыклар килеп чыга дип әйтү дөрес булмас, алар барысы да эш мизгелләре генә. Кайдадыр кыенрак, кайдадыр җиңелрәккә туры килә. Инфраструктура буенча эшләр бар, әмма ул ярыйсы ук зур күләмдә. Универсиада вакытында эш азрак булган иде дип әйтә алмыйм, әмма хәзер бу мәсьәлә технологик яктан кыенрак. Мисалга, “Казан Арена” стадионы үзе генә дә бик зур, күп функцияле архитекура корылмасы, аның эчендә тагын бер корылма – бассейн ясалды. Бу инде күпбаскычлы технологик һәм техник эш. Проект карарларын даими килештереп тору мөһимлеге белән бәйле булган билгеле бер кыенлыклар килеп чыга инде, әмма без расланган график нигезендә эшлибез һәм барысы да план буенча бара.

Чемпионатка әзерлек өстендә, республика ведомстволарын да җәлеп итеп, зур төркем эшли. Нык командадан башка бу елның иң масштаблы спорт проектын гамәлгә ашыру мөмкин дә булмас иде. Чемпионатка әзерлекне Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы  Рөстәм Миңнеханов координацияли,  ә Премьер-министр Илдар Халиков эшләрне көндәлек режимда күзәтеп бара. Болар безгә алга барырга ярдәм итә. Федераль коллегалар белән дә даими элемтәдә торабыз, илгә визасыз керү һәм җиңеләйтергән таможня режимы өчен аларга да зур рәхмәт әйтәсе килә.  Барлык юнәлешләрдә дә бик зур эшләр башкарыла, бу куркынычсызлыкка да,  транспортка да, телерадиостанцияләр сигналын тәэмин итүгә дә кагыла.  Кайбер нәрсәләр республика дәрәҗәсендә генә түгел, хөкүмәтнең закон чыгару һәм аларны башкару федераль органнары катнашында хәл ителә. Алар су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыруда бик зур роль уйныйлар һәм без алар белән Оештыру комитеты рәисе – Россия спорт министры Виталий Мутко кураторлыгында актив эш алып барабыз. 

Безнең координатор – Россия Спорт министрлыгы күп мәсьәләләрне тиз чишәргә ярдәм итә. Шундый командада эшләп, әзерлек эшләре барысы да үз вакытында тәмамланачагына бер шигем дә калмый.

– “Казан Арена”дагы технологик мәсьәләләр һәм башка авырлыкларга карамастан да, Универсиададан калган мирас һәм сыналган фикердәшләр командасы нәтиҗәсендә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештыру Универсиаданы оештыруга караганда барыбер дә җиңелрәк дип санамыйсызмы?

– Сүз дә юк, хәзер безнең командага җиңелрәк, ниндидер тәҗрибә бар бит инде. Нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген белә торган команда барлыкка килде. Шул ук вакытта Универсиада уздырган чакта безгә таныш булмаган башка үзенчәлекләр дә калкып чыкты. Алар студентлар уеннарына хас түгел, әмма алардан башка безнең ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында спортның олимпия төрләре буенча ярышларны күз адына китереп булмый. Турнир Рио-де-Жанейрода узачак Уеннар алдыннан квалификация уены булып торганлыктан, алдарак безгә таныш булмаган мәҗбүри мәсьәләләр барлыкка килде. Әмма коллектив тәҗрибәсе барлык мәсьәләләрне дә чишәргә ярдәм итә, ФИНА каршындагы,  шулай ук спонсорлар каршындагы бурычларны үтәү мөмкинлеген бирә.

Big_dsc_2313

 “Казан Арена”ны проектлаганда ук без анда бассейн куярга мөмкин булачагына исәп тоттык

– Бурычлар турында әйтсәк, заявка биргән чакта Казанны беркем дә йөзү буенча ярышларны футбол стадионында уздырырга яки анда корылмаларны тыгыз урнаштырып, бердәй кластер төзергә мәҗбүр итмәде.Бәлки өстәмә кыенлыклардан башка да чыгып булган булыр иде?

– Әйе, бу проектлау карарлары барысы да заявка бирү стадиясендә үк формалаштырылган һәм заявка китабында тәкъдим ителгән иде. Футбол стадионымы? Бу без ФИНА таләпләре нигезендә барган логик адым. Регламент нигезендә, төп бассейнның сыйдырышлыгы  10 мең урыннан да кимрәк булырга тиеш түгел. Казанда исә андый бассейннар, белгәнегезчә, бөтенләй юк.  

Футбол стадионын ярышларны төп уздыру урыны буларак җәлеп итәргә нәкъ менә шуның өчен туры килде дә. Әмма без корылманы проектлаганда ук мондый вариантның мөмкин булуын аңлаган идек инде, шуңа күрә беррәттән кирәкле тикшерү эшләрен дә башкардык.

Алга таба барабыз. “Казан Арена” белән Су спорт төрләре сарае рәттән урнашканнар, берсеннән икенчесенә җәяү барып була. Моңа нигезләнеп, шулай ук ФИНА Паркын булдыру бурычы да йөкләнгән булганлыктан, барысы да рәттән торган бердәй кластер төзү идеясе үзеннән-үзе туды. Бу, әзер корылмалардан файдалану белән беррәттән, заявка компаниясенең йөзем бөртеге булып торды да инде. Әйе, мондый бурычны без үзебезгә үзебез куйдык, әмма моны югары максатларга ирешү өчен һәм дөньяның ТОП-3 спорт вакыйгаларына керә торган, елдагы иң зур чараны уздыру өчен эшләдек.

Бу ярышларга су спорт төрләренең дөнья элитасы җыелачак һәм без инде бүген үк чемпионат акватика сөючеләр арасында нинди кызыксыну уятканын күзәтә алабыз. Заявка чорында безнең тарафтан башкарылган эшләр берсе дә тикмәгә булмаган дип ышанып әйтә алам. Болар барысы да дөньяның барлык почмакларыннан миллионлаган туристларны һәм миллиардлаган телевизор караучыларны үзенә тарта.

– Әмма беркем дә Чемпионатны икътисади кризис һәм дөньядагы тотрыксыз сәяси картина шартларында уздырырга туры киләчәген күзаллый алмады. Бу әзерлек барышында берәр ничек чагылдымы?

– Без хәтта Универсиададан соң да мондый хәл килеп чыгарга мөмкин булуын күзаллый алмадык. Агымдагы хәл әзерлеккә бераз йогынты ясаса да, хәлиткеч роль башкармый. Кризис безгә көчле сукмады, әмма без аны маркетинг программасын гамәлгә ашырганда сиздек.  Әмма чикләүләр һәм авырлыкларга карамастан, без бу хәлдән намус белн чыктык, моның өчен партнерларга зур рәхмәт. Үзебезне бик каты чикләдек яки безгә планлаштырган чаралардан баш тартырга туры килде димәс идем. Әйе, журналистлар белән алдагы очрашуларда мин безгә бәлки ниндидер позицияләрдән баш тартырга туры килер дип әйткән идем. Әмма хакимиятнең федераль һәм республика органнары ярдәме белән безгә әзерлек планын тулы күләмдә гамәлгә ашыру мөмкин булды.  Нәтиҗәдә без бернәрсәне дә кыскартмадык, кисмәдек.

Big_dsc_0816

“Бу шартларда без нәкъ менә россияле партнерларны җәлеп итәргә тырыштык”

– Бу хәлгә икенче яктан карасаң, бу шартларда үзебезнең җитештерүчеләрне күтәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Моның белән килешәсезме?

– Әлбәттә! Милли партнерлык программасы кысаларында безгә бик күп россияле компанияләр килде. Аларның өлеше 80 процент тәшкил итә. Без шулай итеп импортны алыштыру программасын да гамәлгә ашырабыз. Безне автомобильләр белән АвтоВаз тәэмин итүен беләсез, без “Нэфис” компанияләр төркеме белән хезмәттәшлек итәбез, җиһазларны һәм инвентарьне “Спортмастер” бирә. Монда “Лаборатория Касперского”ны һәм башкаларны өстәгез. Ничек булдыра алдык, россияле партнерларны җәлеп итәргә тырыштык. Бу компанияләрнең җитәкчеләренә, дөрес карар кабул итеп, уртак проектка кергәннәре өчен рәхмәт әйтәсе генә кала.

–  Гадәттә кабул итүче як шәһәрне турнирга 3-5 көн кала матурлый башлый. Казанда исә бизәү эшләре июль башыннан башлана дип игълан ителде. Бу нәрсәгә бәйле?

–Без барыбз да Универсиаданы, анда булган онытылмаслык атмосфераны хәтерлибез. Хәзер безне, дөресен генә әйткәндә, су спорт төрләре буенча “олимпия уеннары” көтә.  Безгә киләсе елда үз осталыкларын Рио-де -Жанейрода күрсәтәчәк спортчылар киләчәк. Бер елдан соң телевизор экраннары каршында утырганда без бу чемпиоаннарны Казанда кул сузымы ераклыкта күргән чакларны горурлык белән искә алачакбыз. Шәһәр халкына һәм башкала кунакларына алда торган зур спорт чарасы турында искәртү максатыннан шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен башлау турында карар кабул ителде. Карасагыз, шәһәрдә чәчәкләр саны көннән-көн арта. Шәһәр мэры көн саен төп маршрутларны карап чыга һәм эшләр барышын тикшереп тора. Без дә аның белән берлектә бу тикшерүләрдә катнашабыз һәм чемпионат корылмалары биләмәләрен һәм кунаклар игътибарын тартып торачак урамнарны ничек матурлап булуын карыйбыз. Берничә көннән без шәһәрне матурлау эшләренә керешәчәкбез. Июльнең беренче ункөнлегендә ул үзгәрә башлаячак. Бик тиздән Казан яңа образга керәчәк, аның портретында яңа буяулар барлыкка киләчәк (елмая).

Шәһәр болай да матур бит инде. Дөнья чемпионатына берничә көн кала 5-6 афиша элеп чыксаң да җитәрлек булыр иде.

– Әмма бу бит без барыбыз да зарыгып көткән бәйрәм атмосферасын бирмәячәк. Берничә афиша гына шәһәр халкы һәм кунакларына бу зур чарага баш белән чумарга ярдәм итми. Ә без әзерли торган бизәү чаралары кешеләрдә зур бәйрәмне көтү тойгылары уятырга, тотып, татып карап булмый торган атмосфераны бирергә тиеш. Аны бары тоеп була. Ә тояр өчен ул һавада очып йөрергә тиеш. Менә шуның өчен дә без шәһәрне чемпионат стилистикасында дөрес итеп матурлау эшенә алдан ук керештек.

Big_dsc_4293

“Бүген ДЧ-2015кә билетларны өйдән чыкмыйча да алып була”

– Билетлар белән кызыклы картина килеп чыга. Гадәттә кешеләр билетларны ярышлар башланыр алдыннан берничә көн кала ала башлыйлар. Ә менә Чемпионат башланырга берәр ай калган вакытта барлык билетларның өчтән бер өлеше сатылган дигән мәгълүмат булды. Сатуларның мондый динамикасы шатландырамы?

– Дөрестән дә, кешеләр гадәттә билетларны ярышлар алдынан гына алалар, әмма кирәкмәгән ыгы-зыгы тудырмас өчен мин кешеләргә билетларны алданрак алып куярга киңәш итәр идем. Күпләрнең шулай эшләве шатландыра, билгеле. Сатуларның бүгенге динамикасы безне канәгатьләндерә, сорау Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә бар. Әле билет алып өлгермәгәннәргә киңәшебез шул – билет алуны озакка сузмагыз. Бүген моны өйдән чыкмыйча да эшләп була. Бары тик Интернетта дәүләт хезмәтләре порталына керергә генә кирәк. Билетларны традицион юл белән алуны яратучыларга шәһәрдә күп кенә кассалар эшли. Алар метрополитенның һәр станциясендә, “Казан Арена”да, Россия почтасы бүлекчәләрендә бар.

Шулай ук “Пилигрим” шоуына да билетлар алырга кңәш итәм. Ул ачылыш тантанасын кабатлый, бары тик флаглар алып чыгыла торган протокол өлеше генә булмаячак. Без аны шәһәр халкы һәм кунаклар карап хозурлана алсын өчен 8 тапкыр кабатларга дигән карар кабул иттек.

– Кабаттан Универсиада вакытында уңышлы хезмәттәшлек булган куючы режиссер Алексей Сеченевка мөрәҗәгать итү принципиаль позиция идеме ?

– Дөрес, бу мәсьәлә буенча принципиаль позиция булды. Бу чараның масштабын бик яхшы аңлыйбыз, ачылыш һәм ябылу тантаналары бик матур булырга тиешләр. Шуңа да Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Игорь Крутойның иҗат төркеменә һәм куючы режиссер Алексей Сеченевка мөрәҗәгать итәргә дигән карарга килделәр. Виталий Мутко җитәкчелегендә бу карар хупланды. Ачылыш тантанасын оештыру эшенә җәлеп ителгән кешеләрнең мөмкинлекләрен беләбез һәм талантлары алдында баш иябез. Аларның тирән эчтәлекле, тамашачыны да үз эченә алып кереп китә торган матур шоу әзерләячәкләренә шик юк.

“Олимпиада? Без аз чыгымнар белән башкара ала торган проектлар бар”

– Азат Рифгатович, логик эзлеклелекне сакласак, Универсиададан, су спорт төрләре буенча һәм футбол буенча дөнья чемпионатларыннан соң шәһәр халкы спорт дөньясындагы иң төп вакыйга – Олимпиадага да исәп тота ала. Бар дөньядан булган кайтавазларга карагада, Казан инде моңа әзер. Теләмисезме?

– Чыннан да, 2013 елда узган Универсиада аркасында һәм илебез Президенты һәм Хөкүмәте тырышлыгы белән спорт һәм шәһәр инфраструктурасын үстерүдә бик зур эш башкарылды. Казан бөтенләй башка шәһәргә әйләнде, кешеләрнең менталитеты үзгәрде. Хәзер биредә үзләренә һәм киләсе көнгә ышанычлары булган кешеләр яши, алар зур проектлар башкарырга әзер. Бу җәһәттән бу республикада һәм шәһәрдә тууыбыз һәм яшәвебез һәм шундый проектларга заявка биреп, аларны ахырына җиткерә торган җитәкчеләребез булу белән бик бәхетлебез.

Беренчедән – Олимпия уенары – бөтенләй икенче дәрәҗәдәге һәм масштабтагы проект. Әйе, хәзер без Теннис академиясендә фехтовкалау буенча дөнья чемпионаты уздыра һәм футбол стадионында бассейн төзи алабыз. Әмма Олимпиадада бу адым бармый. Анда спортның 27 төрен үз эченә алган зур программа, спорт корылмаларының сыйдырышлыклары буенча һәм телетрансляцияләрне тәэмин итү буенча аерым таләпләр. Әйе, Казан бик яхшы инфраструктурага ия, спортчларны яшәтер өчен авылы да бар, әмма Олимпиада уздырыр өчен безгә бу базаны күләм ягыннан да, сыйфат ягыннан да үстерергә кирәк булыр иде.

Икенчедән , Олимпия уеннары – аның буенча карарлар иң югары дәрәҗәдә кабул ителә торган мега-проект. Монда безнең инициатива гына җитми, ил җитәкчелеге теләге дә кирәк. Вакыйгалар мондый үсеш алсын өчен сәбәпләр күп булырга тиеш. Чынлыкта без бүген аз чыгымнар белән генә дә башкара ала торган спорт проектлары бар. Алга таба алар турында уйларга кирәк. Әмма хәзергә төп бурыч – Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру.

– Сүз уңаеннан, соңгы эре турнирларның барысы да Россия җыелмасының триумфы белән тәмамланды. Универсиадада шулай булды, аннары Олимпиадада, инде килеп шушы көннәрдә тәмамланган Европа уеннарына шул ук хәл. Якынлашып килүче су мундиалендә зу көндәшлек шартларында ничегрәк булыр дип уйлыйсыз?

– Миндә иң оптимистик өметләр. Заявкаа бирелгән дисциплиналарның барысында да Россия җыелмасы бүләкләр өчен көрәшәчәкләр. Фаразлардан тыелып торам, әмма безгә кызарырга туры килмәячәгенә ышанам, милли команда тиешле нәтиҗәләр күрсәтәчәк. Спортчылар өчен җан атып торучылар позитив эмоциләр белән беррәттән җиңү шалыгын да кичерерләр дип уйлыйм.

Всеволод Дворкин, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте