Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015тә хай-дайвинг буенча ярышачак спортчыларның төгәл исемлеге билгеле

Large_news_dsc_9776
12.05.2015, 12:56 Спорт
Орландо Дуке Мексиканың Козумела шәһәрендә ясаган чыгышлары нәтиҗәсендә хай-дайвинг буенча икенче тапкыр Дөнья кубогын уйнату ярышлары тарихында җиңүче титулына ия булды. Колумбия спортчысы баллар суммасы буенча алты очкодан арттырып (565, 80) Россияле Артем Сильченконы (559,55) узып китте. Шунысы кызык, бер ел элек Казанда узган шундый ук ярышларда да беренчелекне бирмәгән иде ул. Шулай итеп латин америкасы егете бүгенге көнгә әлеге трофейның беренче һәм бердәнбер иясе булып кала.

Бу турнир хәзерге моментка билгеле булган иң көчле хай-дайверларны билгеләргә ярдәм итеп кенә калмады, шулай ук Татарстан башкаласында 24 июльдән 9 августка кадәр узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында катнашачак спортчыларның йомгаклау исемлеген формалаштырырга да ярдәм итте. 12 спортчыдан торган төп состав бер ел элек үк билгеле булган иде инде, шушы көннәрдә Мексикада ир-атлар арасында спортның бу төре буенча дөнья беренчелегендә җиңү өчен көрәштә сыналачак соңгы 6 спортчы да билгеле булды.

Шулай ук гүзәл затлар арасында соңгы катнашучы да билгеле булды. Казанга соңгы унынчы юлламаны Канада спортчысы броньлаштырды.

ДЧ-2015тә хай-дайвинг буенча ярышларның 3 августтан 5 августка кадәр Казансу акваториясендә узачагын искәртеп узабыз.

ДЧ-2015тә катнашучылар (хай-дайвинг)

Ир-атлар

1. Дуке Орландо (Колумбия)

2. Хант Гэри (Бөекбритания)

3. Лобуэ Стив (АКШ)

4. Сильченко Артем (Россия)

5. Паредес Джонатан (Мексика)

6. Колтури Дэвид (АКШ)

7. Шаботенко Анатолий (Украина)

8. Навратил Микал (Чехия)

9. Джонс Энди (АКШ)

10. Коланус Крис (Польша)

11. Альдриж Блейк (Бөекбритания)

12. Сирил Омеджкане (Франция)

13. Ферзули Джордж (Мексика)

14. Гузман Серхио (Мексика)

15. Гимено Карлос (Испания)

16. Гарсия Мигель (Колумбия)

17. Де Росе Алессандро (Италия)

18. Спасов Тодор (Болгария)

Хатын-кызлар

1. Симпсон Рэйчел (АКШ)

2. Хубер Джинджер (АКШ)

3. Карлтон Сесель (АКШ)

4. Нестсиарава Яна (Белоруссия)

5. Валенте Жаклин (Бразилия)

6. Гименес Трео Адриана (Мексика)

7. Бадер Анна (Германия)

8. Хайер Тира Тара (АКШ)

9. Томилина Диана (Украина)

10. Ричард Лисан (Канада)

 

Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте