Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Kazan Volunteers командасына рәхмәт!

Large_news_dsc_7823
30.10.2014, 11:17 Волонтерлар
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО, 2014 елның яз һәм җәй айларында булып үткән чаралар нәтиҗәләре буенча, Kazan Volunteers волонтерлар командасы вәкилләрен бүләкләү тантанасын уздырды. Бу сезондагы спорт һәм спортныкы булмаган чараларга әзерлек һәм аларны уздыру эшләре барышында ирекле ярдәмчеләр оештыру комитеты вәкилләре белән 25 360 сәгать бергә булдылар.

Очрашуда 2014 елның яз һәм җәй айларында чараларда катнашкан волонтерлар катнашты, ә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов һәм департаментның волонтерлар белән эшләү буенча җитәкчесе Анна Захматова мәртәбәле кунаклар булдылар. Александр Карпов сәламләү чыгышында дирекция хезмәткәрләре исеменнән ирекле ярдәмчеләр командасына рәхмәт әйтте һәм бу сезонда алга куелган  максатларга ирешкәнне ассызыклады. Волонтерлар эше исә, һәрвакыттагыча, ярышларны оештыручылар һәм аларда катнашучылар тарафыннан югары бәягә лаек булды. Үз чиратында Анна Захматова да киләчәккә булган планнар турында сөйләде – алда волонтерларны су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек – рекрутинг, өйрәнү, сынау ярышлары көтә. Әмма эшләр 2015 елда тәмамланмый әле: Казанның спорт перспективасы бик зур – 2016 елда юниорлар арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты һәм бадминтон буенча Европа чемпионаты, 2017 елда Конфедерацияләр кубогы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты һәм башкалар.

Волонтерларны бүләкләү тантанасы берничә өлештән торды. Беренче итеп 2014 елда спортның кышкы төрләре, туристлык һәм актив ял индустриясе X Халыкара конгрессында катнашучыларга статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Владимировна Паршикова имзалаган рәхмәт хатлары тапшырылды. Аннан соң Чиләбедә узган өйрәнүләрдә катнашучылар бүләкләнде – ярышларны оештыру комитеты татарстанлыларга чарага әзерлек һәм аны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде.

Моннан тыш делегациянең өч вәкиле, аерым уңышлары өчен, Чиләбе өлкәсе хөкүмәте рәисе С.Л.Комяковның рәхмәт хатларына лаек булдылар. Куркынычсызлык мәсьәләләрен көйләүче дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуын уздыруга керткән өлешләре өчен КФУ волонтерлары – Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты һәм Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентларына рәхмәт җиткерелде. Очрашуны йомгаклап,  Казанда 2014 елның яз һәм җәй айларында булып узган чараларга әзерлек һәм аларны уздыруда катнашканнары һәм Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәтен популярлаштыру һәм үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен, язгы-җәйге чорда иң күп сәгать эшләгән егет –кызларга рәхмәт хатлары тапшырылды.  Югары сыйныф укучысы Лиана Волкова лидер булды – аның күрсәткече иң югарысы - 372 сәгать.

2014 елның мартында – волонтерлыкның яңа сезоны старт алыр алдыннан – волонтерлар командасы алдына зур спорт һәм спортныкы булмаган чараларны уңышлы уздыру бурычы куелган иде. 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары арасында футбол буенча Европа чемпионатының элиталы раунды, бадминтон буенча Европа чемпионаты, синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты, World Skills Russia 2014, юниорлар арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, Куркынычсызлык мәсьәләләрен көйләүче дәрәҗәле вәкилләрнең V халыкара очрашуы, фехтование буенча дөнья чемпионаты, җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты, Fair Play премиясен тапшыру тантанасы, хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогы һәм тагын 20дән артык чара Kazan Volunteers волонтерлары катнашкан чараларның тыгыз графигына кергән иде.

Моннан тыш, дирекция ярдәме белән, Татарстан волонтерлары өчен ике стажировка да оештырылды – алар 2014 елда Бразилиядә футбол буенча FIFA дөнья чемпионатында һәм Чиләбедә дзюдо буенча дөнья чемпионатында катнаштылар.  

Ике чараның нәтиҗәләре буенча да егет-кызлар үз эшләренә  югары бәяләр  һәм  бу зур халыкара ярышларны оештыру комитетлары вәкилләреннән рәхмәтләр алдылар.

 

Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте