Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

2015 елда узачак дөнья чемпионаты волонтерлары булырга 10 меңнән артык кеше теләк белдергән

Large_news_240714_ФИНА2
28.10.2014, 15:26 Волонтерлар
2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайтында волонтерлыкка кандидатлар өчен заявка 2014 елның 20 сентябреннән ачылды. Айдан артык вакыт эчендә дөньяның 43 иленнән 10 меңнән артык кеше халыкара ярышларны уңышлы уздыруда оештыру комитетына ярдәм итәргә теләк белдерделәр.

Чемпионатның волонтерлык программасы федераль дәрәҗәдә тормышка ашырылачак – оештыру комитетының коммерцияле булмаган партнерлары арасында Россиянең 20 төбәгеннән 26 министрлык, ведомстволар һәм югары уку йортлары һәм Татарстан Республикасының 11 партнер-югары уку йортлары бар. Партнерларга уртак тырышлык белән мөһим бурычны үтәү – 2500 ирекле ярдәмчедән торган команданы җәлеп итү, сайлап алу һәм әзерләү эше йөкләнгән. Татарстанны 2000 кеше тәкъдим итәчәк, ә 500 кеше төбәк делегацияләре составына керәчәк. Чит ил волонтерларына да чемпионатта катнашу мөмкинлеге каралган - инглиз һәм рус телен белгән, зур халыкара чараларда волонтер булуда тәҗрибәләре булган яки булачак чараларның оештыру комитетларын тәкъдим итүче кандидатлар волонтер була алачаклар.

Заявка кампаниясе әле “экватор”га җитеп кенә килсә дә, беренче волонтерлык “рекорд”лары куелган да инде. Чемпионатта волонтер булырга теләк белдергән иң яшь кандидатка (Казаннан) бүген 11 генә яшь әле. Иң өлкән һәм тәҗрибәле кандидат исә 76 яшен тутырган һәм шулай ук Татарстан башкаласын тәкъдим итә. Кандидатларның уртача яше исә – 21. Төбәкләр дә рекордлар белән куандыра. Самара өлкәсе кандидатлар саны буенча абсолют лидер булды – төбәкнең 550 вәкиле волонтерлык өлкәсендә көчләрен сынап карамакчы. Санкт-Петербургта да заявка кампаниясенең беренче ае зур күрсәткечләр белән (451 заявка) узды, Мәскәүдә бу сан – 340, Свердловск өлкәсендә – 361, Волгоград өлкәсендә – 317, Удмуртиядә – 304. Чит ил волонтерларыннан 200 заявка алынды, киләсе җәйгә Россиягә, яңа волонтерлык тәҗрибәсе туплар өчен, дөньяның 42 иленнән вәкилләр килергә планлаштыра. Анкеталарның зур күпчелеге  Казахстан, Кытай, Испания, Италия, Белоруссиядән алынган.

Заявка бирү кандидат өчен беренче этап кына әле. 2014 елның 20 ноябреннән бөтен ил буенча төбәк-партнерларда кандидатлар белән күптән көтелгән собеседованиеләр башланачак – махсус әзерләнгән рекрутерлар теләгәннәр белән сөйләшүләр уздырып, аларның компетентлыгын, инглиз телен белү дәрәҗәләрен тикшерәчәкләр. Собеседованиеләр 2015 елның апреленә кадәр барачак. Аннан соң волонтерлар белән эшләү буенча менеджерлар корылмаларга командалар туплау эшенә керешәчәкләр. Сайлап алынган кандидатларны укыту чираттагы этап булып тора. Белем бирү программасы үз эченә чемпионат һәм волонтерлык программасы турында гомуми мәгълүматларны, волонтерның шәхси компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән күнекмәләрне, функциональ менеджерлар белән берлектә билгеле бер юнәлеш буенча әзерлек башкарыла торган функциональ тренингны һәм булачак волонтерлар үзләренең эш урыннарын һәм корылманың төп зоналарын өйрәнә торган тренингны ала. Өйрәнү эшләре тәмамланганнан соң волонтерлар аккредитация һәм экипировка бирү урынына юл алалар, анда аларга үзенчәлекле экипировка, махсус тарифлы сим-карта һәм чемпионат корылмаларына керер өчен аккредитацияләнгән бейдж бирелә. Шулай итеп оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре командасы 2015 елның июленә эшкә керешергә тулысынча әзер булачак.

Волонтерлыкка кандидатлар анкетасы чемпионат сайтында 2015 елның 1 гыйнварына кадәр ачык торачак. Заявка бирергә һәм  булачак су мундиалендә волонтер булырга уйлаучыларның тагын ике ай вакытлары бар.  Кандидатлар инглиз телен белү, командада эшли белү, коммуникабельлек, стрессларга бирешмәү, активлык һәм оешканлык сыйфатлары буенча сайлап алыналар.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте