Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россия 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты уздыруга заявка бирде

Large_news_5-апреля
05.04.2011, 17:10 Рәсми хроника
Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Бөтенроссия йөзү федерациясе белән берлектә Татарстан Республикасы эгидасы 2015 елгы ФИНА дөнья чемпионатын уздыруга заявка бирү кампаниясен башлап җибәрү турында карар кылды.

Казан, Россиянең спорт башкаласы буларак, үзендә 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиаданы һәм 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукы алды, хәзер исә ул дөньядагы иң эре чемпионатларның берсен уздыру өчен көрәшәчәк.

Big_5-апреля

Сулдан уңга: «Казан 2013»Башкарма Дирекциясе Генераль директоры, «Казан 2015» заявка бирү комитеты Башкаручы директоры Владимир Леонов, FINA Президенты Хулио Маглионе, FINA Башкарма директоры Корнел Маркулеску, Россия Олимпиада комитеты Башкаручы директоры Марат Бариев.

 

Казанның Завка Китабы рәсми рәвештә бүген, 5 апрельдә, Лондонда, 2011 елгы СпортАккорд Конвенциясе кысаларында бирелде. Тантанада FINA президенты Хулио Сезар Маглионе, FINA Башкаручы директоры Корнел Маркулеску, Россия Олимпиада комитеты Башкаручы директоры Марат Бариев һәм «Казань 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры, «Казан 2015” заявка бирү комитеты Башкаручы директоры Владимир Леонов катнашты.

 

Чыннан да, Казан бүгенге көндә Россия Федерациясенең иң динамик үсеш кичерүче шәһәрләренең берсе булып санала. Шәһәр инфраструктурасы эре спорт ярышлары һәм башка халыкара чаралар уздыру мөмкинлеге бирә. Соңгы мәгълүматләрдән күренгәнчә, 2015 елгы ФИНА чемпионатын уздыру тагын дүрт мегаполис вәкилләре кызыксындыра: Гвадалахара (Мексика), Гуанчжоу (Кытай), Гонконг (Кытайның махсус административ районы) һәм Монреаль (Канада, 2017 елгы FINA дөнья Чемпионатына заявка бирү). Кандидат-шәһәрләрнең тулы исемлеге 8 апрельдән соң билгеле булачак. Җиңүче шәһәр FINA Бюросы тавыш бирүе нәтиҗәсендә билгеләнәчәк. Ул 2011 елның 15 июлендә Шанхайдагы Су спорт төрләре буенча XIV дөнья Чемпионаты (Кытай) кысаларында булачак.

 

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты программасына йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү, су полосы һәм ачык суда йөзү керә.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының матбугат хезмәте