Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Туклану

Милли федерацияләр

Кунакханәләрдә яшәүче спортчылар һәм командаларның рәсми вәкилләре “швед өстәле” системасындагы өч тапкыр тукландыру белән тәэмин ителәчәкләр.

Менюга европа һәм милли (татар һәм рус) кухнялары ризыклары кертеләчәк.

Кунакханәләрдәге ресторанның эш сәгатьләре:
Иртәнге аш06:00 – 10:00
Төшке аш12:00 – 16:00
Кичке аш19:00 – 00:00

Спортчылар авылында яшәүче спортчылар һәм командаларның рәсми вәкилләре шулай ук “швед өстәле” системасындагы өч тапкыр тукландыру белән тәэмин ителәчәкләр.

Ресторан менюы 4 төрдәге кухня ризыкларын тәкъдим итәчәк:

  1. европа
  2. рус/татар
  3. азия кухнясы
  4. «хәләл»
Һәр кухня менюына вегетарианнар өчен ризыклар да кертеләчәк.
Спортчылар авылы ресторанының эш сәгатьләре:
Иртәнге аш:05:30-11:30
Төшке аш:12:00-17:00
Кичке аш:17:30-00:00